Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Вконтактедагы битегезгә кемнәр кергәнен ничек белеп була?

Вконтакте битегезгә кемнәр кергәнен белә торган сылтамалар бик күп. Әмма аларның күбесе шәхси мәгълүматлырыгызга ия булып, аларны чит кешеләргә бирергә яки компьютерыгызга вирус кертергә мөмкин. Зыян салмыйча гына "кунакларыгызны" белү ысуллары да бар.

news_top_970_100
Вконтактедагы битегезгә кемнәр кергәнен ничек белеп була?
Беренче ысул

Вконтактедагы биткә соңгы көннәрдә кем кергәнен ниндидер чит, компьютерга зыянлы булырга мөмкин сылтамалар урнаштырмыйча да белергә була.

Моның өчен сул яктагы, исемегез астында урнашкан төймәгә басып, "Настройки" бүлеген табыгыз.

"Настройки" бүлеген аска кадәр әйләндерсәгез, "Удалить свою страницу" дигән бүлек чыга.

Шуңа басыгыз. Куркырга кирәкми, сезнең битегез ябылмаячак. Вконтакте үзенең кулланучыларын сакларга тели. Шул сәбәпле, ул сезнең ни өчен аккаунтыгызны ябарга теләвегез белән кызыксыначак. Сез "мою страницу не комментирует" дигәненә басыгыз. Тәрәзәдә соңгы көннәрдә сезгә кергән ике кулланучының исеме чыгачак.

\
Алга таба башка төймәләргә басарга кирәкми. Чөнки аккаунтыгызны ябуыгыз бар. Дөрес, ябылган аккаунтны сез торгыза аласыз, әмма инде бу сезгә кирәкми бит. Иң мөһиме - сез үзегезнең битегезгә кергән ике кешене белдегез.

Икенче ысул

Одноклассникида үз битегезне ачыгыз. Һәм үз битегезнең адресына сылтаманың копиясен алыгыз. 


Хәзер шушы сылтаманы Вконтакте битендәге стенагызга урнаштырыгыз.


Сезнең Вконтактега кергән кеше бу сылтамага керсә, сез ул кешенең кем икәнен "Одноклассники"дагы "Гости" бүлегендә күрә алачаксыз. 





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100