Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ВКонтактеда “Интертат” төркеменең утыз меңенче язылучысы Фирдания Кашбуллина: "Сезне укыгач, белмәгән нәрсәм калмый"

“Интертат” электрон газетасының “ВКонтакте” төркемендәге язылучылар саны утыз меңгә тулды. “Интертат” редакциясе утыз меңенче язылучыга истәлекле бүләк әзерләде һәм аны кунакка чакырды. Таныш булыгыз - Фирдания Кашбуллина.

news_top_970_100
ВКонтактеда “Интертат” төркеменең утыз меңенче язылучысы Фирдания Кашбуллина: "Сезне укыгач, белмәгән нәрсәм калмый"

“Интертат” төркеменең утыз меңенче язылучысы булуын белгәч, нинди хисләр кичердегез?

– Әле дә ышанып бетә алмыйм... Минем кебек интернетны яңа өйрәнә башлаган кеше өчен сезнең хәбәрегез көтелмәгән сөенеч булды. Чакырганыгыз өчен зур рәхмәт!

– Cез кайсы яктан?

– Мин Саба районы кызы, Сатыш авылында туып үстем. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Казанга күчеп килдек. Казан кооператив техникумында укыдым. Мәктәп, балалар бакчасы, ашханәдә пешекче, шеф-повар  булып эшләдем. Эшем җиңел булмады. Көненә куллардан тонналап әйбер үткән чаклар бар иде, һәрчак аяк өстендә булдык. Шундый эшләр белән утыз ел үтеп киткән. Хәзер инде хаклы ялда, гаиләм белән Казанда торам. Ике кызым бар.

– Интернет белән кайчан кызыксына башладыгыз?

– Без үскән чакта интернет турында хыяллана да алмый идек. Әле күптән түгел генә өйрәнә башладым. Күбрәк  кызларымның теләге белән. “Әни, әйдә, өйрән инде. Синең “ВКонтакте”га керәсең, иптәш кызларың белән аралашасың киләдер”, - диделәр. Узган җәйдә Пенсия фонды тарафыннан өлкән буын кешеләре өчен оештырылган “Азбука интернета” дигән түләүсез курсларга йөрдем. Безне компьютерда эшләргә өйрәттеләр. Электрон почта ачып бирделәр, “Госуслуги” сайтына теркәделәр, хәзер инде өйдән чыкмыйча гына табибларга да языла алабыз. Әлбәттә, конспектлардан, дәфтәрләрдән карамыйча булмый әле, ләкин үземчә тырышам инде. Хәбәрләр генә карап бармыйм, интернет биргән мөмкинлекләрне тормышта да файдаланырга тырышам. Интернет –  ул уңайлы аралашу чарасы да. Хәзер бөтен туганнарым, дусларым, сыйныфташларым интернетта. Алар белән WhatssApp аша аралашам, хәлләребезне сорашып торабыз, бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлап, открыткалар, котлаулар җибәрәбез. «Видеозвонок» дигән әйбер дә бар бит хәзер, барысын да күреп аралашам. Хәзер инде кулда андый мөмкинлек булгач, бөтенәй рәхәткә чыктык.

– Интернет күп вакытыгызны аламы?

– Хәзер бик күп түгел инде. Җәй көне хатын-кызның эше җитәрлек бит. Бакчасы гына ни тора.

– "Интертат" сайты турында кайдан белдегез?

– Компьютер, планшеттан яңалыклар укып барам. “Интертат”ка очраклы рәвештә килеп кердем. “Интертат”ның теле халыкчан, материаллары кызык. Үзем пешекче булгач, интернеттан еш кына яңа рецептлар эзлим, сезнең “Аш-су” рубрикасын күзәтеп барам. Артистлар турында да бик күп һәм кызыклы итеп язасыз. Яшь артистларны бик белеп бетермим, сезне укыгач, белмәгән нәрсәм калмый.

– Сайтның нинди уңай һәм тискәре якларын атар идегез?

– Яңалыкларны телевизордан карыйсың килсә – үз вакыты бар, ә “Интертат” бөтен хәбәрләрне оператив рәвештә биреп бара. Хуҗабикә кешенең һәрчак эше күп, шуңа күрә яңалыкларны сездән укып баруы уңайлырак. Ә тискәре якларына килгәндә... Әйтә алмыйм. Әле бер генә ай укыйм бит.

– Мәгълүмат чараларыннан кайсысын өстен күрәсез: телевидение, радио, газета-журнал, интернетнымы?

– Интернет белән яңа гына таныша башласам да, минем өчен ул ничектер якынрак һәм уңайлырак. Бөтен мәгълүмат чараларыннан да аның бер мөһим, өстен ягы бар: интернет – кешеләрне, араларны якынайта. Элек “Идел”, “Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре” кебек газета-журналларны укып үстек. Хәзерге заман шәһәр кешесендә газетага язылу культурасы гомумән юк дияргә була, үзем дә газета-журналларны күбрәк киосктан сатып алам.

– Укучыларның йөрәгенә иң кыска юл нинди?

– Бик авыр сорау... Халык теле белән сөйләшү, татарча, без аңлаганча. Хәзер бит яңа терминнар бик күп, без аларның мәгънәсен дә аңламыйбыз, телне артык чуарлыйлар. Ә  телебез шундый матур һәм төгәл. Журналистлар язган хәбәрләр, телевидение алып баручылары сөйләгән яңалыклар гади укучы һәм тамашачыларга аңлаешлырак телдә барып ирешсә, күпкә әйбәтрәк булыр иде.

– Туган телләргә бәйле вәзгыятьне күзәтәсезме? Ул сезне борчыймы?

– Әйе, күзәтәбез, әлбәттә. Бу хәл бар татар дөньясын тетрәндерде һәм моңа битараф калып булмый. Авыл җирендә барыбыз да татар телен җентекләп өйрәнеп үстек, ә шәһәрдә туган балаларның андый мөмкинлеге булмады. Мәктәптә бөтен фәннәрне, математика, тарихны татар телендә укыдык. Бәлки шуңа күрә безнең аңга күбрәк сеңеп калгандыр, телнең кадерен белеп үскәнбез.Татарстанда татар телен юкка чыгарырга хакыбыз юк!

– Балаларыгыз, оныкларыгыз татарча сөйләшәме?

– Оныкларым юк әле. Кызларым гаиләдә татарча сөйләшсәләр дә, үзара күбрәк русча аралашалар. Ә  оныкларымны татар теленә өйрәтү – минем бурычым. Әле балаларымны өйрәткәнгә караганда да күбрәк  тырышырга кирәк булачак.

– Телне саклауда мәгълүмат чараларының роле нинди?

– Бу катлаулы мәсьәләдә татар журналистларының роле бик зур. Аларга бөек миссия йөкләнгән. Татар журналистлары үз язмалары  белән гади халыкта, аеруча яшь буында туган телгә карата кызыксыну уятырга, татарча газета-журналлар укуга ихтыяҗ тудырырга тиеш. Сезнең эшегез авыр, максатларыгыз зурдан. Каләмегез беркайчан да тутыкмасын!

– Фирдания апа, безнең укучыларга нинди теләкләрегез бар?

– Дөнья бик тиз үзгәрә, тормыш белән бергә атлыйм дисәң, төшеп калырга ярамый. Яңалыклардан артта калмагыз, барысын да беренчеләрдән булып белегез. Интернет белән дус булыгыз, минем кебек сез дә “Интертат” төркеменә кушылыгыз.




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100