Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Вконтакте” һәм башка социаль челтәрдәге аккаунтны ничек бетерергә һәм кире кайтарырга?

Социаль челтәрләрдә үз сәхифәңне бетерү никадәр катлаулы, битне кире ачу өчен күпме вакыт кирәк? “ВКонтакте” кулланучылары үз сәхифәләрен еш бетерә башлаган дигән сүз дөресме? Моны “Татар-информ” агентлыгы ачыклады.

news_top_970_100
“Вконтакте” һәм башка социаль челтәрдәге аккаунтны ничек бетерергә һәм кире кайтарырга?

“ВКонтакте”дагы битне компьютер һәм телефон аркылы ничек бетерергә?

“Одноклассники” да сәхифәне ничек бетерергә?

Facebook аккаунтын бетерү белән деактивация ясауның аермасы нәрсәдә?

Социаль челтәрләрдә сәхифәләрне тулысынча бетереп буламы?

Социаль челтәрдәге аккаунтлар эш эзләгәндә ничек йогынты ясый?

2018 елның 23 августына булган мәгълүматлар буенча, Татарстан “ВКонтакте” да сәхифәне ничек бетерергә” дигән сорау буенча лидер. Бу Google Trends мәгълүматларыннан күренә. Соңгы тәүлек эчендә мондый сорау белән интернет-эзләү системасына 100 интернет кулланучы мөрәҗәгать иткән. Беренче бишлеккә Самара өлкәсе (96), Красноярск өлкәсе (77), Свердловск өлкәсе (49) һәм Башкортстан (40) керә. Соңгы елларда алынган мәгълүматлар буенча, Татарстан бу сорауның популярлыгы буенча хәтта бишлеккә дә керми, рейтингта нибары тугызынчы урында тора.

Мондый күрсәткечләрне күп кеше социаль челтәрләр тирәсендә барлыкка килгән тискәре күренешләр белән бәйли: Фейсбук һәм башка челтәрләрне кулланучыларның шәхси мәгълүматларын куллану белән бәйле җәнҗаллар сәбәп булып тора. 

Иң көчле яңгыраш алган шундый хәлләрнең берсе: Барнаулда яшәүче 23 яшьлек Мария Мотузнаяны гаепләү булды. Ул диндәге кешеләрнең хисләрен мыскыллауда, шулай ук 2015 елда “Вконтакте”да саклап калдырган рәсемнәре аркасында, нәфрәт һәм дошманлык тудыруда гаепләнә.

Ләкин “ВКонтакте”да кулланучылар саны кимү күзәтелми, дип сөйләделәр “Татар-информ”га әлеге компаниядә.

“Сәхифләрне бетерүнең яки башка шундый гамәлләрнең сизелерлек артуы күзәтелми, шул исәптән соңгы атналарда да”, - дип белдерделәр социаль челтәрнең матбугат хезмәтендә.

Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, 2017 елда Россиядә “Вконтакте”ның актив аудиториясе 8,5 процентка арткан. “Быел да Россиядә кулланучылар саны артуын күзәтәбез. Моннын тыш, безнең мәйданчыкта кулланучыларның активлыгы үсә. Мәсәлән, бер ел эчендә яңалыклар тасмасын караучылар саны 30 процентка артты. Һәр тәүлек саен язмалар 9 миллиард карау җыя”, - дип белдерделәр “Вконтакте”да.

“Вконтакте”дагы сәхифәне компьютер яки телефон аркылы ничек бетерергә?

Популяр социаль челтәрдә шәхси битне бетерү әллә ни авырлык тудырмас. Теркәлү кебек үк, бу да берничә минутлык эш.

Димәк, үз сәхифәгезгә керергә кирәк һәм уң якта, өстә, профильнең фотографиясе янындагы укка басарга кирәк. 



Шуңа баскач, “Көйләнешләр”  (настройки) күрсәтмәсе булган меню чыга. Иң аста “Сәхифәне бетерергә” (“Удалить свою страницу»)  дигән юл күрерсез.

Моңа баскач, сезнең карарның сәбәпләрен күрсәткән исемлек чыгачак. Монда сезне бу адымга нәрсә этәргәнен күрсәтергә кирәк. Вариантлар арасында – “Минем башка сәхифәм бар”, “ВКонтакте” минем артык күп вакытымны ала”, “ВКонтакте”да кабул итә алмаслык материаллар күп”, “Шәхси мәгълүматларымның куркынычсызлыгы борчый”, “Минем битемдә комментарийлар калдырмыйлар” һәм “Башкасы” бар.

Шулай үк, үзегезнең шәхси сәбәбегезне дә күрсәтергә була. Социаль челтәр, кулланучыга юмористик рухта комментарий калдыру мөмкинлеген дә бирә. Мәсәлән, “Интернетта минем исемдәге бит булганда мин эшли дә, яши дә алмыйм. Бәхетле булыгыз, ирексез яшелчәләр!” дип “ВКонтакте” белән хушлашырга була. Шунда ук, юл янында “Дусларга сөйләргә” дигән билге бар. Әгәр аны алмасагыз, сезнең китү турында хәбәр дусларыгызның яңалыкларында чыгачак. Соңгы адым – сәхифәне бетерергә. 

Ләкин шуның белән сезнең арттан күперләр янып бетте дигән сүз түгел – система уйлар өчен тагын 7 ай вакыт бирә. Бу вакыт эчендә, сез үз аккаунтыгызга кереп, аны кире ача аласыз. Бу вакыт дәвамында сезнең сәхифә башка кулланучылар өчен күренми.

Әгәр вакыт беткәнче “кире торгызырга” дигән сылтамага басмыйсыз икән, профиль юкка чыга. Дөрес, “Яровая законын” кабул иткәннән соң, махсус хезмәтләр өчен бу мәгълүмат күбрәк вакыт дәвамында ачык була. Аккаунтны кире ачкан очракта, ул бетергәнче нинди булган, шул рәвештә сезнең карамакка кире кайта – фотолар, видеолар, җырлар һәм башка контент белән.

Социаль челтәрне телефон аркылы бетерер өчен, үз аккаунтыгызда меню төймәсенә басарга һәм соңыннан хисап язмасына (учетная запись) күчәргә кирәк. Алга таба компьютер очрагындагы кебек үк гамәлләрне башкарырга кирәк.

“Одноклассники”дан аккаунтны ничек бетерергә?

“Одноклассники”да аккаунтны сайтның мобиль версиясе яки социаль челтәр кушымтасы аша бетереп булмый. Моның өчен браузерда үз битегезне ачарга һәм https://ok.ru/regulations сылтамасы аша узарга кирәк.  

Ачылган биттә регламент барлыкка килә, ә нәкъ аның астында “хезмәтләрдән баш тартырга” (Отказаться от услуг) дигән сылтама була. Сылтама үз аккаунтларына логин һәм пароль җыеп кермәгәнәр өчен ачык булмый.

“Профильне бетерү” («Удаление своего профиля») бите ачылачак, анда үз карарыгызның сәбәбен күрсәтергә кирәк булачак. Алар арасында:

“Мине дизайн һәм функцияләрне бәясе канәгатьләндерми”

“Минем профильне “ваттылар”, барлык мәгълүмат бетерелде”

“Яңа прфиль ачарга телим, шуңа күрә искесен бетерәм”

“Социаль челтәрләр белән куллануны туктатам”

“Башка социаль челтәргә күчәм”

Шулай ук, сез “Одноклассники” профилен бетергәч, кайсы мәгълүматларның юкка чыгачагы күренәчәк. Профильне бетергәндә, “шәхси мәгълүматлардан тыш, фотографияләр, дуслар белән язышкан хатлар, уеннарда ирешкән уңышлар һәм башка бик күп нәрсә” бөтенләйгә юкка чыгачак. Әгәр, шуңа да карамастан, эшне ахырга кадәр җиткерергә һәм аккаунтыгызны бетергә теләгәнсез икән, паролегезне язарга һәм “бетерергә” (удалить) төймәсенә басарага кирәк була. Профильне бетергәннән соң, аңа бәйләнгән телефон номерларын һәм электрон почтаны “Одноклассники”дагы башка профиль өчен өч ай дәвамында кулланып булмаячак.

“Вконтакте” белән чагыштырганда, бетерелгән аккаунтны кыска вакыт эчендә – 3 ай дәвамында кире ачарга мөмкин.  Профильне кире торгызу өчен, төп биткә керергә һәм “Теркәлү” төймәсенә басарга кирәк, телефон номеры язу өчен чыккан юлда бетерелгән аккаунтка бәйләнгән номерны язарга кирәк (моның өчен биткә бәйләнгән номер актуаль булырга тиеш). “Алга таба” (далее) төймәсенә баскач, смс-хәбәр белән килгән кодны язу өчен юл күрерсез. Шуннан соң сезнең сәхифә ачылачак. Ләкин, бер генә шарт булса да үтәлми икән, профильне кире торгызу мөмкин булмаячак.  

Facebookта аккаунтны бетерү һәм деактивация ясауның аермасы нәрсәдә?

Facebook очрагында аккаунтны тулысынча бетерергә яки деактивация ясарга була. Икенче вариант социаль челтәрләрдән ял итәргә, ләкин үз битләрен тулысынча бетерергә кыймаганнар өчен туры килә. Facebookта үз битегезне вакытлыча сүндереп тору (деактивация) өчен сәхифәдә өстә уң яктагы өчпочмакка басарга, шуннан соң, ачылган менюда “Көйләнешләр” не (настройки) сайларга кирәк.

“Аккаунтның гомуми көйләнешләре” бүлегендә, “Редактировать” сылтамасы янында “Аккаунт белән идарә итү” юлын табарга кирәк.  

Бу очракта деактивация ясау нәрсәгә китерәчәге турында язылган була – профиль блокировкалана, исем һәм күпчелек материаллардагы фотолар бетәчәк. Ләкин кайбер мәгълүмат кешеләргә ачык кала, мәсәлән, бетерелгән кулланучы дуслар исемлегендә һәм хатларда ачык булачак. 



“Аккаунтны деактивацияләү” сылтамасына баскач, парольне язарга кирәк булачак. 



Алга таба сездән Facebookтан китү сәбәбен күрсәтүне сорячаклар. Тәкъдим ителгән вариантлардан – стандарт җаваплар һәм үз сәбәбегезне язу мөмкинлеге бар. “Киләчәктә Facebook исеменнән электрон хатлар алудан баш тарту” юлына тамга куеп, “Деактивацияләү” төймәсенә баскач, сез аккаунтыгызның эшчәнлеге вакытлыча тукталуга инана аласыз. Аккаунтны кире ачуны теләсә кайчан башкарырга була, моның өчен почта ящигын һәм паролне язып Facebookкка керү дә җитә.

Профильне тулысынча бетерү өчен махсус биткә керергә кирәк: https://www.facebook.com/help/delete_account.

Сезне, профилне бетергәннән соң, Facebook сайтыннан бернинди дә мәгълүмат алып һәм үз аккаунтыгызны кире торгызып булмаячагы турында кисәтәчәкләр. “Аккаунтны бетерергә” дигән төймәгә баскач, сезнең парольне һәм рәсемдәге кодны язуны сораган юл чыгачак. Алга таба – аккаунтның бөтенләйгә бетереләчәге турында инглиз телендә соңгы кисәтү. Бу хәбәрнең мәгънәсе шунда, бу вакытта аккаунт деактивацияләнгән була, Интернетта һәм Facebookта күренмәячәк. Ләкин, шулай да, ике атна эчендә сез аккаунытыгызга керәсез икән, ул кире торгызылачак. Шуңа күрә, 14 көннән соң сезнең фотолар, комментарийлар һәм башка мәгълүмат юкка чыксын дисәгез, бу вакыт эчендә Facebookка кермәскә, башка сервисларга да бу аккаунт аркылы кермәскә һәм “Бүлешергә” дигән төймәгә басмаска кирәк.

Социаль челтәрләрне тулысынча бетереп буламы?

Кагыйдә буларак, челтәрләрне бетергәннән соң да, андагы мәгълүматлар шактый озак вакыт саклана, шуңа күрә үз аккаунтларын кайтарган кешеләрнең саны 95-98 процентка җитә, дип сөйләде “Татар-информ”га Цифрлы икътисад үсеше фонды җитәкчесе һәм Россия Федерациясе Президентының экс-киңәшчесе Герман Клименко.

Аның сүзләренчә, аккаунтларын бетергәннән соң, бер ел эчендә нәкъ шушы сандагы кешеләр кире кайта һәм сәхифәләрен кире ачуны таләп итә, чөнки, социаль челтәрләр пабликтан мәгълүматны бетерә, ләкин барлык хәбәрләр, мәгълүматлар сакланып кала.

“Һәр челтәр мәгълүматларны үзенчә саклый. Кешеләрдә, әлбәттә, паранойя бар, ләкин чынлыкта исә, социаль челтәрләр өчен, иске мәгълүматларның кыйммәте юк. Әгәр реклама модельләре турында һәм сезнең ярдәмдә акча эшлиләр дип сөйләшәбез икән – бу мәгълүмат яңа булганда гына мөмкин. “Яровая законы” буенча, аларны кирәкле вакыт дәвамында гына саклыйлар”, - дип белдерде Клименко.

Социаль челтәрләрдә теркәлү һәм сәхифәне бетерү – закон чыгаручыны иң соңыннан гына кызыксындыра, дип саный интернет-эшмәкәр.

“Хәзерге вакыттагы хәлләр – социаль челтәрләрне җәмгыятькә интеграцияләү, ниндидер яңа мөнәсәбәтләр, принциплар һәм позицияләр  булдыру. Әйе, шулай булды, “ВКонтакте” аркылы эзгә чыгалар, ләкин Америкада да Facebook буенча бик күп эшләр бар, шуңа күрә монда күбрәк закон чыгару системасы белән көрәшергә кирәк. Ләкин чынлыкта исә, аерма шунда гына, Facebook Россия Федерациясе законнарына буйсынмый. Facebookның шулай ук законнарны саклавын таләп итәргә кирәк. Законнарны саклаган социаль челтәрләр дә, сакламаганнары да бар. Без, бердәм законнар гамәлдә булган бер хокук кырында яшибез”, - дип тәмамлады Герман Клименко.  

Социаль челтәрдәге битләр эш эзләгәндә ничек ярдәм итә? 

Социаль челтәрдәге сәхифәләр, эшкә алган вакытта кандидатны тикшерү өчен өстәмә алым булып тора. Эш тәкъдим итүчеләрнең яртысыннан артыгы (53 процент) эш эзләүчеләрне социаль челтәрләрдәге профильләре буенча тикшерә. Моны HeadHunter компаниясе 2018 елның май аенда үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә, анда Россиянең 24 төбәгеннән 233 эш тәкъдим итүче катнашкан.

Моннан тыш, кайбер Россия компанияләре яңа хезмәткәрләрне эшкә алганда, стандарт документлар белән бергә, Facebook яки LinkedIn социаль челтәрендәге сәхифәләренә сылтамаларны да сорый башлады. – Еш кына хезмәткәрләрнең профиле турында мәгълүмат, бары тик бу аккаунтның ботка (робот) түгел, ә нәкъ шушы кешегә караганын белү өчен кирәк, Бу хакта “Юнити” агентылыгының персонал сайлау төркеме җитәкчесе Георгий Самойлович белдерде дип яза “Ведомости”.

Берничә банк, кредит бирү буенча карар кабул иткәндә, социаль челтәрдәге профиль мәгълүматларын исәпкә ала торган системаның тест режимында эшләве турында да белдерде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100