Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ВКонтакте Казанда шәһәр яңалыклары лентасын ачып җибәргән

ВКонтакте Казанда шәһәр яңалыклар лентасын ачып җибәргән. Анда кулланучылар үз төбәге өчен актуаль материаллар таба ала: вакыйгаларның анонслары, яңалыклар, тематик язмалар һәм җирле авторларның публикацияләре.

news_top_970_100
ВКонтакте Казанда шәһәр яңалыклары лентасын ачып җибәргән

Яңа лента яңалыклар тасмасында аерым кушымта рәвешендә күренә. Ул “ВКонтакте” челтәрендә үз профилендә Казанны күрсәткән һәм шәһәрдә булган кулланучылар өчен ачык булачак. Шулай ук, лентаны vk.com/feed?section=kazan сылтамасы буенча активлаштырырга мөмкин.

Шәһәр лентасында беренче этапта төбәктәге вакыйгаларны яктыртучы һәм VK ның төбәктәге вәкилләре алдан сайлаган массакүләм мәгълүмат чараларыннан, популяр авторлар һәм зур берләшмәләрдән материаллар урын алачак. Киләчәктә шәһәр лентасында теләсә нинди авторның язмалары пәйда булырга мөмкин. Моның өчен кулланучыларга киң даирә укучыларга кызыклы уникаль материаллар булдырырга һәм ВКонтактедагы кагыйдәләрне үтәү кирәк.

Диләрә Махиянова, “ВКонтакте” челтәренең Казандагы вәкиле:

“ВКонтакте”ның Казанда төбәк вәкиллеген ачкан вакытта, VK ны җирле халыкка якынайтырга теләвебезне әйттек. Өч ай эш барышында мин контент тудыручы җирле авторлар белән танышырга өлгердем. Бу аралашу беренче эксперимент өчен кире элемтә булдырырга ярдәм итте. Шәһәр яңалыклар тасмасы – төбәк вәкиллекләре үсешендә чираттагы адым. Төбәк лентасы казанлыларга шәһәрнең бай тормышыннан хәбәрдар булырга, талантлы авторларның иҗаты белән якынрак танышырга ярдәм итәчәк”.

Шәһәр тасмасы белән “ВКонтакте” члетәренең төбәк вәкиллекләре эшләгән башка шәһәрләр – Екатеринбург, Түбән Новгород та танышып бара алачак.

ВКонтакте матбугат хезмәте

press@vk.com

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100