Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Витр намазы ничек укыла, һәм «Кунут» догасын белмәсәң, нәрсә укырга?

news_top_970_100
Витр намазы ничек укыла, һәм «Кунут» догасын белмәсәң, нәрсә укырга?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында зиратка бару белән бәйле кайбер мәсьәләләргә аңлатма бирә.

Витр намазы 3 рәкәгатьтән тора. Аны ястү намазыннан соң укыйлар. Витр намазының бүтән намазлардан аермасы шунда: 3нче рәкәгатьтә «Фәтихә» сүрәсен һәм тагын бер сүрәне укыганнан соң, «Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп, ифтитах (кереш) тәкбирендәге кебек кулларны күтәрәләр, аннары яңадан баглап куялар. Шуннан соң «Кунут» догасын укыйлар һәм «Аллаһү әкбәр» сүзләре белән рөкүгъне башкаралар.

Витр намазын уку тәртибе

Беренче рәкәгать

1. Аяк табаннары арасында 4 бармак киңлегендә буш ара калырлык итеп, Кыйблага карап басарга.

2. Ният кылабыз: «Аллаһ ризалыгы өчен бүгенге витр намазының 3 рәкәгатен үтәмәккә ният кылдым».

3. «Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп, ифтитах тәкбирен кылырга. Ирләр уч төпләрен кыйблага каратып, баш бармаклары колак йомшаклыгы биеклегенә җиткәнче кулларын күтәрәләр. Хатыннар уч төпләрен кыйблага каратып, бармаклары кушылган хәлдә, бармак очлары иңбашы биеклегендә булырлык итеп кулларын күтәрәләр.

4. Кыям – тәкбирдән соң басып тору. Күзләрне сәҗдә урынына юнәлтсәң яхшы. Ирләр уң кулларын сул кулы өстенә куеп, уң кулның чәнти һәм баш бармагы белән сул кулны беләзеге турысыннан боҗралап тоталар. Шул рәвешле тоташкан хәлдә кулларны кендек астына төшереп куялар. Хатыннар исә уң куллары сул кул өстендә булган хәлдә кулларын күкрәкләренә куялар. Ирләрдән аермалы буларак, хатыннар сул кулларын уң кулның бармаклары белән боҗралап тотмыйлар.

5. Кыйраәт − уку. Кыямдә килеш «Сәнә» догасын, «Әгузү бисмилләһ», «Фәтихә» сүрәсен һәм бүтән бер сүрәне рәттән укырга.

6. Рөкүгъ – билгә тикле баш ию. «Аллаһ әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иелергә һәм шул хәлдә 3 тапкыр «Сөбханә Рабби әл-Газыйм» дип әйтергә (ирләр рөкүгъта вакытта кулларын, бармакларын җәеп, тезләренә куялар, 90 градуска иелгән хәлдә аякларын һәм аркаларын төз тоталар. Хатыннарның аркалары һәм тез турысыннан аяклары бераз бөгелгән; бармакларын берләштереп, кулларын тезләренә куялар).

7. «Сәмиг Аллаһу лимән хәмидәһ» сүзләре белән тураеп басырга һәм «Раббәнә ләкәл хәмд» дип әйтергә.

8. Сәҗдә – җиргә тикле иелү. «Аллаһу әкбәр» дип әйтеп, башта тезләрне, аннары кулларны, аннан соң маңгай белән борынны идәнгә тидерергә; бу вакытта баш куллар арасында була, аяклар җирдән аерылмый, күзләр борынга карый. Шул хәлдә 3 тапкыр кабатлап «Сөбхәнә Рабби әл-Әгълә» дип әйтелә.

Сәҗдәдә чакта ирләрнең терсәкләре идәнгә тими һәм гәүдәдән бераз читтәрәк тора. Аяк табаннары бер-берсенә параллель, бармаклар кыйблага юнәлтелгән. Хатыннарның терсәкләре идәнгә таяна, гәүдәгә тиеп тора, аякларын ирләр куйган сыман итеп куялар.

9. Ике сәҗдә арасында утырып тору: «Аллаһу әкбәр» сүзләрен әйтеп, маңгайны җирдән аерырга һәм тезләр өстенә утырырга. Куллар тезләргә куела, күз карашы уз алдыңа юнәлгән. Шул рәвешле утырган хәлдә, «СөбхәнАллаһ» сүзләрен әйтерлек ара тын калырга кирәк.

Ирләр сул аяклары өстенә утыралар, уң аякның бармаклары бөгелеп кыйблага юнәлтелгән; хатыннар сул ботларына утыралар, ике аякны да уң якка чыгаралар, аяк бармаклары кыйблага карап тора.

10. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәне кылырга. Сәҗдәдә 3 тапкыр «Сөбхәнә Рабби әл-Әгълә» дип әйтергә.

11. Сәҗдәдән чыгу. Иң элек башны күтәрергә кирәк, аннары соң кулларны җирдән аерырга һәм тездән калкырга. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән (икенче рәкәгатьне кылыр өчен) торып басырга һәм, кыямда булган хәлдә, кулларны берләштереп кендек астына төшерергә (ирләр) яки күкрәк өстенә (хатыннар) куярга.

Икенче рәкәгать

1. Баскан килеш «Бисмилләһ»не, «Фәтихә» сүрәсен һәм Коръәннән тагын бер сүрә укырга.

2. Беренче рәкәгатьтәге кебек, «Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иелергә һәм 3 тапкыр «Сөбханә Рабби әл-Газыйм» дип әйтергә.

3. «Сәмиг Аллаһу лимән хәмидәһ» сүзләре белән тураеп басырга һәм «Раббәнә ләкәл хәмд» дип әйтергә.

4. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән сәҗдә кылырга. Сәҗдәдә 3 тапкыр «Сөбхәнә Рабби әл-Әгълә» дип әйтелә.

5. «Аллаһу әкбәр» сүзләрен әйтергә һәм ике сәҗдә арасында утырып торырга.

6. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәне кылырга. Сәҗдәдә 3 тапкыр «Сөбхәнә Рабби әл-Әгълә» дип әйтергә.

7. Утыру. «Аллаһу әкбәр» дип сәҗдәдән калкырга һәм «Әт-тәхият»не укыр өчен утырып торырга (бу беренче утырыш дип санала). Ирләр сул аяклары өстенә утыралар, уң аякның бармаклары бөгелеп кыйблага юнәлтелгән; хатыннар сул ботларына утыралар, ике аякны да уң якка чыгаралар, аяк бармаклары кыйблага карап тора.

8. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән өченче рәкәгатькә торып басырга.

Өченче рәкәгать

1. Баскан килеш «Бисмилләһ»не, «Фәтихә» сүрәсен һәм Коръәннән тагын бер сүрә укыйлар.

2. «Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп кулларны күтәрәләр (ифтитах тәкбирендәге кебек), аннары яңадан кушып куялар.

3. «Кунут» догасын укыйлар:

اَللّٰهُمَّ إِنَّا نَسْتَعِينُكَ وَنَسْتَغْفِرُكَ وَنَسْتَهْدِيكَ وَنُؤْمِنُ بِكَ وَنَتُوبُ اِلَيْكَ وَنَتَوَكَّلُ عَلَيْكَ وَنُثْنِى عَلَيْكَ اْلخَيْرَ كُلَّهُ نَشْكُرُكَ وَلاَ نَكْفُرُكَ وَنَخْلَعُ وَنَتْرُكُ مَنْ يَفْجُرُكَ اَللّٰهُمَّ اِيَّاكَ نَعْبُدُ وَلَكَ نُصَلِى وَنَسْجُدُ وَاِلَيْكَ نَسعْىٰ وَنَحْفِدُ نَرْجُو رَحْمَتَكَ وَنَخْشٰى عَذَابَكَ اِنَّ عَذَابَكَ بِاْلكُفَّارِ مُلْحِقٌ

Әллааһүммә иннәә нәстәгиинүкә вә нәстәгфирүкә вә нәстәһдиикә вә нү’минү бикә вә нәтүүбү иләйкә вә нәтәүәккәлү гәләйкә вә нүc̣ни гәләйкәл-хайра күлләһү нәшкүрүкә вә ләә нәкфүрүк. Вә нәхъләгү вә нәтрүкү мән йәфҗүрүк. Әллааһүммә иййәәкә нәгбүдү вә ләкә нүсаллии вә нәсҗүдү вә иләйкә нәсгәә вә нәхфидү нәрҗүү рахмәтәкә вә нәхшәә гәз̣әәбәкә иннә гәз̣әәбәкә бил-күффәәри мүлхикъ

«Әй Аллаһым! Безгә туры юл күрсәтүеңне үтенәбез, Синнән ярдәм һәм гафу сорыйбыз. Сиңа ышанып, Сиңа тәүбә һәм тәвәккәл кылабыз. Сине хәерлек белән мактап, нигъмәтләреңә шөкер итәбез. Көферлек кылмабыз. Сиңа каршы торучыларны ташлап, алардан аерылырбыз. Аллаһым! Сиңа гына коллык итеп, намаз укыйбыз һәм сәҗдә кылабыз. Сиңа якынаерга тырышабыз. Рәхмәтеңне өмет итеп, газабыңнан куркабыз. Хактыр ки, Синең газабың кяферләргә ирешер!»

«Кунут» догасын белмәгән кешегә аны өйрәнгәнчегә тикле түбәндәге доганы укырга була:

Раббәнә әтинә фид-дүнья хәсәнәтән вә фил-ахирәти хәсәнәтән вә кыйнә газ̣әбәннәр.

«Раббыбыз! Безгә бу дөньяда һәм ахирәттә игелек бир, безне Җәһәннәм утыннан сакла».

4. «Аллаһү әкбәр» сүзләрен әйтеп билгә тикле иеләләр һәм 3 тапкыр «Сөбханә Рабби әл-Газыйм» дип әйтәләр.

5. «Сәмиг Аллаһу лимән хәмидәһ» сүзләре белән тураеп басалар һәм «Раббәнә ләкәл хәмд» дип әйтәләр.

6. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән сәҗдә кылалар. Сәҗдәдә 3 тапкыр «Сөбхәнә Рабби әл-Әгълә» дип әйтәләр.

7. «Аллаһу әкбәр» сүзләрен әйтәләр һәм ике сәҗдә арасында утырып торалар.

8. «Аллаһу әкбәр» сүзләре белән икенче сәҗдәне кылалар. Сәҗдәдә 3 тапкыр «Сөбхәнә Рабби әл-Әгълә» дип әйтәләр.

9. «Аллаһу әкбәр» дип соңгы утырыш өчен утыралар.

10. Утырган килеш рәттән «Әт-тәхият», «Салават», «Раббәнә әтинә» догаларын укыйлар.

11. Сәлам бирү. Элек башны уңга, аннары соң сулга борып, «Әс-сәләмү галәйкүм вә рәхмәтүллаһ» дип әйтәләр.

(«Ислам дине нигезләре» китабыннан)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100