Витаминлы аш
Минзәләдә яшәүче Тәския Вәгыйзовадан витаминлы умач ашы рецептын тәкъдим итәбез.
Әзер шулпага бәрәңге һәм кишер, 1 йомыркага чама белән тоз һәм он салып умач ясап салырга. Шулпага салынган ингредиентлар пешеп чыгар алдыннан кычыткан, кузгалак, яшел суган, укроп петрушка өстәргә.
Бик тәмле булачак, пешереп карагыз, ди Тәския ханым.