Витаминга бай ризык - шурпа (рецепт)
Тәския Вәгыйзовадан шурпа рецептын тәкъдим итәбез.
Кеше башына 150 гр симез ит, 2 баллы борыч, 2 кишер, 3 эре суган, 1 помидор алабыз. 3 литр суга 10 бәрәңге, 2 лавр яфрагы, чәй кашыгы очында зира тәмләткече, укроп алабыз.
Итне эре кисәкләргә бүлеп, кыздырабыз. Шуннан соң итне суга салабыз, 2 сәгать пешкәч, эре кисәкләргә турап, аңа бәрәңге, кишер һәм башка яшелчәләрне кушабыз да, пешереп бетерәбез. Өстәлгә яшел үлән сибеп чыгарабыз.
Бөтен өйгә тәмле исе тарала, ди Тәския ханым!