Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Виталий Агапов туган авылында чиркәү сала: «Авылдашларга бүләк булыр, дидем»

Татарстанның атказанган артисты Виталий Агапов туган авылы Сәвәләйдә чиркәү сала.

news_top_970_100
Виталий Агапов туган авылында чиркәү сала: «Авылдашларга бүләк булыр, дидем»

«Үземнең туган авылым — Сәвәләйдә чиркәү салырга булдым. Ул зират янында булачак. Хәзер инде куполлар куелган, түбә дә бар. Бүген менә хатын-кызлар бураларын эшкәртәләр. Иконалар әле ясалмаган. Башта чиркәүне җиткереп бетерәсе бар. Иваново өлкәсендә осталар бар, аларга мөрәҗәгать итәрбездер.

Ачылышын киләсе елның Троица бәйрәменең икенче көненә билгеләдек. Бу чиркәүне керәшеннәр өчен төзибез. Теләгем бар иде, хәзер менә мөмкинлек тә булды. Үземнең 60 яшьлегемә салам. Авылдашларга бүләк булыр, дидем.

Авылдашлар үзе дә чиркәү төзүгә өлешләрен кертә. Кемдер акчалата ярдәм итә, кемдер башкача булыша.

Дин әһеле отец Максим булачак. Ул — күрше авыл кияве.

Чиркәү авылга бик кирәк. Элек биредә чиркәү булган. Әмма аны 100 ел элек җимергән булганнар. Замана таләпләренә туры китереп, аны сүткәннәр. Хәзер менә чиркәү торгызу миңа калды», — дип сөйләде Виталий Агапов.

Виталий Агапов безне дә чиркәүнең ачылышына чакырып калды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100