news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Виталий Агапов туган авылында чиркәү ачкан

Чиркәү Виталий Агапов һәм башка меценатлар акчасына салынган.

news_top
Виталий Агапов туган авылында чиркәү ачкан
Салават Камалетдинов

ТР халык артисты, композитор Виталий Агаповның туган авылында чиркәү ачылган. Чиркәү берничә ел эчендә Виталий Агапов башлангычы һәм барлык сәвәләйлеләр көче белән салынган. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә җырчы үзе хәбәр итте. 

«Эш көне булуга карамастан, бу изге чарага бихисап күп халык җыелды. Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов та килгән иде. Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Мефодий гыйбадәтханәне изгеләндерү чинын үткәрде. Бүген яңа гыйбадәтханәдә беренче илаһи литургия дә уздырылды. Хәзер бу чиркәү үз эшен башлап җибәрә. Ул тулы көченә халыкка хезмәт итәчәк. Чиркәвебезгә кеше йөрүдән беркайчан да туктамасын иде», — ди Виталий Васильевич.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар