Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Виталий Агапов туганын махсус операциягә озаткан

news_top_970_100
Виталий Агапов туганын махсус операциягә озаткан
"Татар-информ" архивы

Җырчы, депутат Виталий Агапов туганнан туган энесе – 35 яшьлек Дмитрийны махсус операциягә озаткан. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Дмитрий Зәй районыннан мобилизацияләнгән. 

«Десантник булып хезмәт иткән иде. «Нижнекамскнефтехим» оешмасында эшләде. Узган ел без аның белән чиркәүгә куполлар куйдык. Ул чын ир-егет – аның белән горурланам. Ә менә икенче туганым Төркиягә китте. Менә шундый хәлләр безнең гаиләдә. 

Үземнең дә улым бар. Безнең икебезнең дә хәрби белгечлегебез бер үк – ракета гаскәрләрендә хезмәт иттек. Икебез дә «чакырсалар китәбез» дигән фикердә торабыз. Ләкин бу яшьтә мин анда нәрсәгә генә кирәк булырмын икән? Снарядлар ташып торсам гына инде», – дигән Виталий Агапов.

Җырчы, депутат Чаллыдан мобилизацияләнүчеләрнең бөтен төркемнәрен дә озатырга килүе турында әйткән. «Улларымны озаткан кебек», – дигән ул.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100