Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Виталий Агапов тагын бер тапкыр бабай булачак

news_top_970_100
Виталий Агапов тагын бер тапкыр бабай булачак
Социаль челтәрләр

Җырчы Виталий Агапов тагын бер тапкыр бабай булачак. Аның олы улы Виктор Агапов тормыш иптәше Нәргизә белән бәби көтүләрен хәбәр иткән, «могҗиза көткәндә» сериясеннән фотолар белән уртаклашкан.

«Малаймы, кызмы?» – ди тә сораган ул «подписчик»ларыннан.

«Кем булса да сау-сәламәт булып тусын», «Котлыйм. Төгәл саны сау булып, исән-имин табарга язсын», «Менә бу яңалык, котлыйм сезне», «Бик дулкынландыргыч һәм бәхетле могҗиза көтү», – дип котлаганнар булачак әти белән әнине дуслары. Нәргизәнең түгәрәкләнеп килгән фигурасына карап, кыз булачак, дип фаразлаучылар да күп булган.

Виктор белән Нәргизәнең туй фотоларын биредә күрсәткән идек. Шулай ук «Интертат» Виталий Агаповның кече улы Владиславның өйләнүе һәм әти булуы турында да язган иде.

Виталий Агаповның ике улы – да виртуоз баянчылар. Владислав, Виктор Агапов һәм Виталий Анисимов дигән егет «Керәшен егетләре» триосы буларак чыгышлар ясый. Шулай ук төрле җырчылар белән хезмәттәшлек итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100