Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Виталий Агапов гаиләсендә – шатлык

news_top_970_100

Әгерҗедә «Гаилә тарихында Гасырлар кайтавазы» (6+) республика фестиваленең зона туры узды. Чара традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклауга, шәҗәрәләрне өйрәнүгә багышланган. Республиканың 8 гаиләсе үзләренең уникаль архив материалларын тәкъдим итте, дип яза «Челнинские известия».

Яр Чаллыны фестивальдә танылган җырчы һәм композитор, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов гаиләсе тәкъдим иткән. Гаилә өченче урынны яулаган.

«Программа төрле иде. Катнашучылар уникаль архив документлары белән үз шәҗәрәләрен тәкъдир иттеләр, милли киемнәрен, халык һөнәрләрен күрсәттеләр, фирма ризыклары белән сыйладылар», – диелә хәбәрдә.

Агаповлар гаиләсе өченче призлы урын белән бергә диплом һәм акчалата сертификат белән бүләкләнгән.

Чаллы архив бүлеге

Чаллы архив бүлеге

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100