Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакировтан бер мәзәк

Җәвит Шакиров бер юбилейга китеп барышлый мәзәк сөйләп, үзе белән машинада баручыларның кәефләрен күтәргән.

news_top_970_100
Җәвит Шакировтан бер мәзәк
Рамил Гали

Бер хатын ире белән сөйләшә икән:

Син беләсеңме бүген нинди көн?

Белмим.

Бүген минем әнинең туган көне

Ә-ә, ничә яшь?

60 яшь. Нәрсә бүләк итәбез?

Ну ничә яшь, шуның кадәр акча бүләк итәбез инде.

60 меңме?

60 мең түгел инде, аңа 60 мең яшь түгел бит, — дигән ире.

Җәвит Шакировның юлдашлары рәхәтләнеп көлешкәннәр. Инстаграмда утыручы дуслары да «шәп» дигән комментарийлар калдырганнар.

«Әй, Җәвит әвәнде, утырган җирдән дә уйлап чыгарып бәрәсез инде мәзәкләрне, шигырьләрегез шикелле үк»;

«Миңа да бүген 40 тулды, 40 сум көтеп калам»;

«Каян табып бетерәсез, ничек исегездә кала», — дип аптыраганнар.

Кайберәүләр юмор остасының куркынычсызлык каешын эләктермичә баруына игътибар иткән.

«Җәвит, каешыңны так, мең сум штраф, яме», — дип язганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100