Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакировны ялган адрес буенча кунакка чакыруда гаеплиләр

Җырчы Камчаткадан йөзеп килгән балыкны тотуы турында сөйләде.

news_top_970_100
Җәвит Шакировны ялган адрес буенча кунакка чакыруда гаеплиләр
Рамил Гали

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров чистартып куелган балыкны видеога төшергән. Видеода ул балыкчылар турында мәзәк, аннары балыкны «ничек тотуы» турында сөйли.

«Бер ир белән хатын балыкка киткән. Яр буена җиткәч, ире хатынына: «Ипи бар иде, балыкларны ашатыйм әле», — ди.

«Мин ипине ашап бетердем инде», — дигән хатыны.

«Анда ярма, ботка бар иде, шуларны бир алайса», — дигән ире.

«Аларын да ашадым инде», — дигән хатыны.

«Суалчаннарны да ашап бетер дә, өйгә кайтырбыз», — дигән ире.

«Дуслар, балыкка бардым, иртән кайттым. Кайтып китмәдем, 6 сәгать утырып, 6 килограммлы балык тоттым. Монысы да Камчаткадан йөзеп килгән. Менә капты, өстәлгә сузылып ятты. Менә чистарттым, хәзер Зөлфиягә кертеп бирәм. Кунакка килегез», — ди җырчы.

Җырчы адресын да әйтә, әмма барып караучы булмаган.

«Болай итеп шаяртып та кунакка чакырмыйлар инде»;

«Мескен балык шул чаклы җирләр үтеп әҗәлен Казанда тапкан икән, күрәчәге булгандыр инде. Кунакка чакырасың да, ул адресың бик шикле бит әле, авылга бабайга дигән кебек килеп чыга»;

«Тәмле булсын! Килеп тормыйбыз инде. Адресыгыз аңлашылып бетми»;

«Акчаң булса, шәп балык эләгә ул»;

«Мондый балык кибеттә генә йөзә»;

«Әкият Җәвит, ник соң халыкны юләргә саныйсыз, ә?»;

«Бу адрес кайсы шәһәрдә соң?» — дип комментарий калдырган инстачылар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100