news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакировның улы сөйгәне янына барырга машина сайлый

Искәндәр Шакиров автопаркындагы транспорт чаралары белән фотога төшкән.

news_top
Җәвит Шакировның улы сөйгәне янына барырга машина сайлый
https://www.instagram.com/_iskan_music_/

Зөлфия белән Җәвит Шакировларның улы Искәндәр уйга калган. Ул сөйгәне белән очрашуга җыенуы турында яза. Әмма автопаркындагы кайсы транспортны сайларга дип аптырап калган. Егет виртуаль дусларыннан киңәш сорый.

«Бар кызлар да сезнеке инде»;

«Ә кызлар кыйммәтле машиналар ярата»;

«Велосипедта бар»;

«Артта яткан машина иң яхшысы инде», - дип комментарийлар калдырган егетнең автопаркы белән танышып чыгучылар.

«Сөйгәнең янына филдә утырып бар», - дигән берсе. «Фил өстендә фил була», — дип шаярткан Искәндәр.

«Тагын тазара башлагансың», - дип кайгырган егетнең аккаунтын күзәтеп баручы.

Искәндәр Шакировның нык ябыгуы турында язган идек.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар