Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакировның улы 40 килограммга ябыккан!

Җәвит Шакировның улы 40 килограммга ябыккан!

news_top_970_100
Җәвит Шакировның  улы 40 килограммга ябыккан!
Җәвит Шакиров Инстаграмга улы Искәндәрнең фотоларын куйган. “Улым ике ай буе тырышты. Менә нәтиҗәсе” дип язган. 
 
Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның улларының авырлыгы 147 кг булган. Ике ай дөрес тукланганнан соң 40 кг га ябыккан. 

Ябыгу серләре турында интервью да биргән.

- Искәндәр, бу кадәр ябыгуга нәрсә сәбәпче булды соң?

- Фирдус Тямаевның "Җиде малай" фильмында төшкәнемне беләсездер. Миңа таза малай ролен бирделәр. Әлеге рольне 100% яхшы башкарып чыгар өчен авырлыгымны шактый арттырырга туры килде. Фильмны төшергән вакытта авырлыгым 150 килограммнан да артты. Шәп фильм барлыкка килде. Халыкка да ошады. Съемкалар бетте, ә җыйган масса шул килеш калды. Болай яши алмавымны аңладым. Хәтта үземне көзгедән дә карый алмадым. Русча әйтмешли, "было противно!" Социаль челтәрләрдә халык язган сүзләр моңа учак кына өстәп торды. Ике ел элек сәхнәгә беренче адымнарымны ясаганда гәүдәм идеаль иде. Дөрес, ул вакытта баскетбол, волейбол белән шөгыльләндем. Болай бүтән булмый дип, үземне кулга алырга булдым.

- Ә ничек ябыгасың?

- Бары дөрес тукланам. Фитнес белән шөгыльләнәм дип тә әйтмәс идем. Үзем өчен йөгерәм. Иртә һәм кич.

Ябыкканда минем кебек ябыкмагыз. Чөнки нык ябыгу өстендә эшлим. Хәтта организм арый. Артык күп йөгерәм, мунчада артык парланып утырам. Кичкә таба күз алларымда кара таплар күрә башлыйм. Тренировкалардан соң да шул хәл. Һәр өч көн саен табибларга күренәм. Йөрәкне тикшертәм. 

- Тулаем бер режим белән яши башлагансың. 

- Әйе. Төнге 12 яртыда йокларга ятам. Әлбәттә, бу чыгышлар булмаганда. Иртәнге 8 дә торып, йөгерергә барам. Аннары инде башка эшләр көтә. Организм моңа ияләште. 

Инстачылар арасында Искәндәрне хуплап язучылар, аның ихтыяр көченә сокланучылар күп. Бу нәтиҗәгә ничек ирешергә мөмкинлеген дә сорап язалар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100