Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакировның мунчадагы су торбасы каткан, миче сүнгән, ә ул утырып шигырь язган

Юмор остасы чиратттагы шаян шигырен тәкъдим итте.

news_top_970_100
Җәвит Шакировның мунчадагы су торбасы каткан, миче сүнгән, ә ул утырып шигырь язган
архив

Җәвит Шакировның йорт хуҗалыгында гадәттән тыш хәл булган. Салкын көнне мунчадагы су торбасы туңган, котелы сүнгән, ә ул утырып шигырь язган.

«Бездә бик салкын булу сәбәпле, мунчадагы су торбасы каткан, мич (котел) сүнеп, бик нервланырга туры килде! Әмма бер файдасы тиде! Шигырь, юмор туды!

КЫШ-КӨШШ.....

Буген көнем сәер башланды!

Иртә таңнан күрше эте улый.

Тышта торган градусник туңган,

Өйгә кереп җылынырга сорый!

Анысы әле пүчтәк, ничава -

Су торбасы каткан мунчада!

Басым төшкән, мич эшләми,

Шыгырдап каткан мунчала!

Кышы әллә бездән үч ала?

Машинасы бүген кабынмый,

Аккуммуляторның көче юк!

Син эшеңә соңга каласыңмы,

Кышның аның синдә эше юк!

Кышның эше аның туңдыру,

Күпләп-күпләп карын яудыру!

Ә безнең эш тарифларны сүгеп,

Газны жәлләмичә яндыру!

Карап торам сүнгән мичкә,

Белмим инде нәрсә әйтергә?

Бетеп туктамагандыр бит газы,

Ник эшләмисең соң син, заразы?

Минем тиргәгәнне аңлады,

Әллә жәлләп мине, хуҗаны,

Әллә җылытасы килеп мунчаны,

Эшләп китте мичем сразы!

Мин туктадым дулаудан,

Күрше эте улаудан.

Акчам янга калудан,

Чак тыелдым елаудан!» — дип язган ул.

Артистның виртуаль дуслары тормышчан шигырьләрне көтеп алулары турында язган.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100