Җәвит Шакировның килене кемгә охшаган?
Онык белән татарча сөйләшергә кирәк, дип тәнкыйтьлиләр.
Җәвит Шакиров оныклары белән төшергән видео урнаштырган һәм "туган көндә, бүләкләр барлыйбыз" дип язган. Инстадусларын исә Җәвитнең оныклары белән кайсы телдә сөйләшүе һәм килененең кемгә охшаган булуы кызыксындырган.
Җәвитнең оныгы үзенә, ә килененең Зөлфия Шакировага охшаган булуын язалар.
"Ну шулай да онык белән татарча сөйләшергә кирәк", - дип ачуланганнар.
"Монысын кем подарил, монысын кто..." дигән сүзләрен ошатмаганнар Җәвит Шакировның.
"Татарча сөйләшегез оныкларыгыз белән. Телне чүплисез. Сез үрнәк күрсәтергә тиеш башкаларга", - дип тә язганнар.
"Киленегез Зөлфия ханымга охшаган, малаегыз әнисенә охшаган хатын алган, молодец", - дип язганнар.
Берсе исә Җәвитнең чалбарын ошатмаган. "Юньлерәк чалбар юкмы әллә?" - дип сорый ул.