Җәвит Шакиров: «Әйтерсең, беренче тапкыр сәхнәгә чыгам»
Җәвит Шакиров карантиннан соң беренче мәҗлесне алып барганда тәүге тапкыр укырга кергәндәге кебек дулкынланган.
Танылган җырчы, нәфис сүз остасы Җәвит Шакиров карантиннан соң беренче тапкыр мәҗлес алып барган. Шул уңайдан артист инстабитенә видео урнаштырган.
«Нигә дулкынланасың, Җәвит абый?» — дип сорыйлар аннан.
«Менә беренче сыйныфка укырга кергәндә шулай дулкынланган идем. Өч ай микрофон тотып тамашачы алдына чыккан юк. Бүген беренче мәҗлес. Шулкадәр дулкынланам. Әйтерсең, беренче тапкыр сәхнәгә чыгам. Аллакаем ярдәменнән ташламас. Без башладык», — ди ул.
Инстадуслары Җәвит Шакировка уңышлар теләгәннәр. Карантинда вакытта җырчының сизелерлек ябыгуына игътибар иткәннәр.
«Ябыккансың, борының гына утырып калган», — дип язган бер виртуаль дусты.
«Мин бүген иртән 94 кг 800 г идем. Менә нәтиҗә кайда? Чабып йөрим. Минем инде 15-20 ел 94 санын үлчәүдә кургәнем юк иде! Аллага шөкер!» — дип җавап биргән Җәвит.