Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров Вадим Захаров турында: «Син - уникаль керәшен»

Шаян шигырен Җәвит Шакиров инстаграм сәхифәсендә язып куйган.

news_top_970_100
Җәвит Шакиров Вадим Захаров турында: «Син - уникаль керәшен»
Рамил Гали

Җырчы, юмор остасы Җәвит Шакиров җырчы Вадим Захаровка багышлап шигырь иҗат иткән. «Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаровның профессиональ сәхнәдә эшли башлавына, иҗат итүенә 15 ел тулуга багышланган юбилей концертын алып барырга насыйп булды. Рәхмәт аңа, чакырган өчен. Ә, бу шигырь кызык өчен генә язылды.

Вадим! Син иң әйбәт керәшен!

Син үзең дә аны беләсең.

Мактасалар да масаймыйсың,

Кызарасың гына, көләсең.

Вадим! Син дуслар дисәң,

Җаныңны да фида кыласың.

Татар өчен барып чиркәүгә,

Дога кылып шәмнәр куясың.

Вадим! Син своеобразный керәшен!

Син шатлана, көлә беләсең.

Кайберәүләр синнән көлсәләр дә

Дәшми, сабыр гына түзәсең.

Вадим! Син гениальный керәшен!

Шуңа Ходай гәүдәне дә,

Җәлләмәгән күрәсең.

Гәүдәң генә тау хәтле,

Ә үзең син бер катлы!

Вадим! Син идеальный керәшен!

Син ялгышып сулга йөрмисең.

Сукыр дисәң сукыр түгелсең,

Ларисадан башканы күрмисең.

Вадим! Син уникальный керәшен!

Син музыкальный керәшен!

Җырың белән бик күпләрнең,

Саташтырып төшенә керәсең!

Син керәшеннәргә генә түгел,

Татарларга да бер — Вадим!

Сорап килсәләр дә, алтын

таулар вәгьдә итсәләр дә,

Без сине ни за что, ни кому

Не отдадим! — дип шаян шигырен тәкъдим иткән Җәвит Шакиров.

«Нинди шигырь. Вадимның бу юлларны укыгач, башкайлары әйләнеп киткәндер. Вадим лаек бу сүзләргә»,

«Бик матур шигырь булган бу. Җәвит әфәнде! Син бик идеаль татар, күрәсең!»,

«Шигырь матур язылган, Вадимның ихлас кеше икәне йөзенә язылган, ныклы сәламәтлек аңа», — дигәннәр.

«Сүз саен керәшен сүзен кабатламасаң да була иде», — дип комментарий калдыручы да булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100