Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров тавыклар үрчетә: «Салаватка гына йомырка ашарга димәгән»

Юмор остасы ферма тотучы дустыннан калышмаска булган.

news_top_970_100
Җәвит Шакиров тавыклар үрчетә: «Салаватка гына йомырка ашарга димәгән»
Рамил Гали

Җәвит Шакиров зур ферма тотучы дусты Салават Фәтхетдиновтан калышмаска булган. Биш тавык, бер әтәч алып җибәргән. «Мактаныйм әле, Салаватка гына күкәй ашарга димәгән», — дип яза ул инстаграмда.

Инстадуслары исә юмористка азапланып тормыйча, йомырканы Салаваттан гына сатып алырга киңәш иткәннәр.

Юморист аптырап калмаган, бу апага шигырь юллары белән җавап кайтарган.

«Куркып торам, шикләнәм

Сорарга Салаваттан.

Ишеттем каяндыр ул,

Страус алып кайткан!

Күргән юк пока күкәен,

Инде ничә ел яшәп.

Бирер микән инде Сашка,

Карыйсы килә ашап!

Страус йомыркасы пешкән табаның,

Төпләрен ялар идем.

Ашарга насыйп булмаса да,

Хет, тотып карар идем».

Ахырдан тагын бер куплет өстәп куйган:

«Минем язганны укыса,

Сашка котырыр инде!

Болай язаннарым өчен,

Кукиш тоттырыр инде, — дигән.

Аңа каршы икенче инстачы да шигырь юллары иҗат иткән.

«Юк, кирәкми, алмасын

Күкәйне Салаваттан.

Салаватны сөйлиләр,

Имеш диеп нык каткан.

Свежий күкәйне үзе

Көн дә пешереп ашый.

Былтыргыларын базарга

Сатарга, имеш, ташый».

Җәвит Шакиров янә җавапсыз калмаган:

«Базарга чыкмый ул,

Чыкса аны таныйлар.

Алдарсың кешене хәзер,

Күкәйне сатып алганда,

Иснәп, иснәп карыйлар

Күкәйләрең иске булса,

Күз төбеңә ямыйлар.

Чыгып йөрми Салават,

Базарда күкәй сатып.

Оптом гына озата,

Өендә кырын ятып».

Алга таба инстачылар тагын да «җитдирәк» темалар күтәрә.

«Җәвитнең үзенеке Зөлфиядән артмый шул», — дигән берсе. Юмор остасы тагын бер үткен шигырь сырлаган:

«Ике түгел, йөз булса да,

Хатыннардан артмый шул!

Минеке кебек күкәйләр,

Тем более, аунап җирдә ятмый шул.

Ике алтын күкәем,

Саклап гомер итәем».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100