news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров шатлыгы белән уртаклашты

Артистның беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

news_top
Җәвит Шакиров шатлыгы белән уртаклашты
«Татар-информ» архивы

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров тамашачылары һәм виртуаль дуслары белән шатлыгын уртаклаша. Аның «Минем күңел» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгы чыккан.

«Хөрмәтле дуслар! Буген минем һәм гаиләм өчен бик шатлыклы, истәлекле көн. Беренче шигырьләр җыентыгым дөнья курде. Соңгысы булмасын. Дулкынлану да бар, чөнки укучыма ошармы дип уйлыйм. Китапны алырга теләучеләр булса, почта аша алдырырга була. Бәясе 500 сум + почта хезмәте», — дип язган артист.

Инстачылар видеоны караган, ә юмор остасының язганнарын укып тормаган бугай. Барысы да бер авыздан «миңа кирәк», «миңа җибәрегез», «каян алып була», «ничә сум», — дип сорап язганнар.

Җәвит Шакиров инстадуслары белән актив язышкан. Әмма комментарийларда китап бәясен язгач, китап сорап язучылар сирәк, күбрәк котлап һәм матур теләкләр теләп язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар