Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров оныгы белән чәчһәвәс булып уйнаган

Видеоларны Зөлфия Шакирова төшергән.

news_top_970_100
Җәвит Шакиров оныгы белән чәчһәвәс булып уйнаган
Салават Камалетдинов

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит Шакиров оныгы белән чәч тарап, прическа ясап уйнаган. Беренче видеода артистка оныгы фен белән прическа ясый.

«Баеп беттек, чәчтараш өйгә килә хәзер. Әйбәтләп яса, улым. Минем сәхнәгә чыгасым бар, «Кызык кәмит»кә барасым бар», - дип шаярта нәфис сүз остасы.

Инстачылар да шаян комментарийлар калдырган:

«Оныклар шулай инде, тезләндерәләр дә, шпагатка да утырталар»;

«Бабаеңның башын пешер тагын. Һай, нишләтсәләр, шуңа риза инде бабайлар, чөнки үз балаларының үскәнен күрмәде бит алар»;

«Бигуди да куйсагыз»;

«Җәвит абый, акчасын түләргә онытма инде, бу шәп чәч тараучыга»;

«Күзегез пешкәндер, дару салыгыз, керфекләрне дә фен белән киптерә бу стилист. Шәп ясый бу прическаны, кәкре-бөкре киптерә, чәчегез мунчала була», - дип кайгырткан тамашачыларының бер ише.

Икенче видеода Җәвит Шакиров белән оныгы рольләрне алмашкан. Җырчы — чәчһәвәс.

Видеоны Зөлфия Шакирова төшергән. Ул оныгына русча дәшә. Халык аларны оныклары белән русча сөйләшүдә гаепли.

«Шаккатмалы! Зөлфия ханым оныгы белән русча сукалап маташа. Без татарлар шулайрак шул!»;

«Әйдәгез инде, дәұ әниләр, оныкларыбыз белән рәхәтләнеп үз телебездә сөйләшик!»;

«Ә нишләп татарлар балалары, оныклары белән русча сөйләшәләр? Без үзебез үз туган телебездән ваз кичәбез түгелме?»;

«Әйе, бик күңелсез күренеш, бөтен Казан шулай сөйләшә кебек, улым, кызым әйтелә дә, калганы русча»;

«Татарча сөйләшегез, дип әйтмәгез берүк, мин бер яздым, Җәвит шундый тупас итеп язды, ә ул минем иң яраткан, иң хөрмәт иткән артистым иде», - дип кисәткән бер инстачы.

«Хәзер яратмыйсызмы?» - дип язган Җәвит Шакиров.

«Болай сорагач яратам инде», - дигән җылы сүзгә эрегән ханым.

Гаеп эзләүчеләр дә дәшми калмаган:

«Нишләп идән уртасында утырасыз? Зөлфия ханымның прическа ясый торган урыны бардыр бит?» - дип язучыга: «Кайда розетка күргән, шунда фенны тыккан онык», - дип җавап биргән артист.

«Егет кешегә колготки кидермиләр инде», - дип баланың киеменә дә бәйләнүче табылган.

«Гаеп табучылар өчен: алар бит чынлап прическа ясамый, уйныйлар. Икенчедән, кечкенә балага колготки урынына трико кигезеп куяргамыни? Җитешерләр әле. Җәмәгать, әзрәк матурлыкны күрергә өйрәник инде», - дип урыннарына утыртырга теләп язган берсе.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100