Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров каен җиләгенең «оясын» әйткән

Юмор остасы җиләк тулы чиләкләре фотосын да куйган.

news_top_970_100
Җәвит Шакиров каен җиләгенең «оясын» әйткән
«Татар-информ» архивы

Җәвит Шакиров каен җиләге тутырылган чиләк белән фотога төшкән һәм виртуаль дусларына җиләк «оясы»ның кайда икәнлеген дә әйткән.

«Хәерле көн, дуслар! Каен җиләге җыйдык, Мамадыш юлында күп, барыгыз. Биш минут дигәндә Зөлфия җиде чиләк җыйды», - дип язган юмор остасы.

Инстачылар юмор остасының җиләкне сатып алганын аңлап алганнар да, бәясен сораганнар.

«Кыйммәт түгел 5 литры,

Ике мең ярым!

Чиләге белән алсаң,

300 өстиләр тагын», — дип язган юмор остасы.

«Салаватка калдымы?» — дип борчылган игътибарлы инстачылар.

«Салаватка калмаган!

Кичә үтеп киткән аннан,

Кыйммәт диеп алмаган

Алыр әнә миннән калганын,

Йоклап йөрсә кыш көне,

Әй суырыр бармагын», — дип шаян шигырь белән «җавап биргән» ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100