news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров хатынына бүләк иткән мәченең йонын кыркыган

Артист мәченең ашаганын видеога төшергән.

news_top
Җәвит Шакиров хатынына бүләк иткән мәченең йонын кыркыган
Рамил Гали

Җәвит Шакиров хатыны Зөлфиягә бүләккә мәче алып кайткан. Мәчене видеога да төшергән.

Видеода мәче тәмләп ашый. «Концертлар булмау сәбәпле, үземнең дә мондый тәмле әйбер ашаганым юк. Мәченең йонын кыркыдым, койрыгында бераз калдырдым, вай-фай тотарга», — дип шаярта ул.

«Бигрәк куркыныч бүләк», «Мондый бүләкне кабул итмәвең хәерле. Эш арта», «Зөлфия, йон җыеп интегәсең алда әле», «Сыер бүләк итәргә иде», — дигән комментарийлар калдырган инстачылар.

Җырчыларга песине ашату буенча киңәшләр дә биргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар