Җәвит Шакиров хатын-кыз транспортына утырган
Артист себеркегә атланган фотосын күрсәтте.
Юмор остасы Җәвит Шакиров себеркегә атланган фотосын куеп, инстачыларның кәефен күтәргән.
«Гадәттә, бу хатын-кызлар транспорты була иде», - дип язган җырчы Нурзадәгә Җәвит Шакиров шигырь юллары белән җавап биргән:
Зөлфиянекен алып торам,
Шулай, ул күрмәгәндә!
Йөрештереп кайткалыйм,
Шулай, ул сизмәгәндә.
«Сиңа рәхәт! Бензин да кирәкми, юл да кирәкми. Тик башыңа бер шлем алып кисәң, тагын да яхшырак булыр иде!» - дип язучыга да артист оста итеп җавап язган:
Мин бит аек, эчмим!
Нигә кирәк ул шлем?
Нык тотынып утырдым,
Точно егылып төшмим.
«Ерак очма, син монда кирәк», «Бик вакытлы видео», «Зөлфия синнән башка нишләр», «Кая оча, Җәвит? Уңышлы очыш булсын! Фәрештәләр канат җәеп торсын», «Җәвит барыгызга да җавап таба» дип шаярткан артистның виртуаль дуслары.