Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров үги әнисенә шигырь багышлаган: «Үги ана кулларына калдырды безне язмыш»

Үги әни дигән язмышны әни, әти һәм бала гына белә, ди артист.

news_top_970_100
Җәвит Шакиров үги әнисенә шигырь багышлаган: «Үги ана кулларына калдырды безне язмыш»
https://www.instagram.com/javit_shakirov_official/

Артист, юморист Җәвит Шакиров, үзен тәрбияләп үстергән әнисе белән төшкән фотоны инстаграм сәхифәсенә урнаштырган.

«Минем әнкәй белән төшкән фотоларны күргәч, бик сораулар язалар. Үз әниеңме, дип сораучылар күп. Белмәгәннәр өчен генә әйтеп китәсем килә. Без өч малайны якты дөньяга китергән әниебез, миңа биш яшь чагымда, бакый дөньяга күчте! Бу безнең гаилә өчен иң авыр сынауларның берсе булгандыр. Әти безне ятимлекне тоймасыннар, кеше арасында ким-хур булмасыннар, дип күпме көч куйганын бер үзе генә белгәндер! Урыннары җәннәттә булсын. Безнең бәхеткә, шушы фотодагы әни безне карап үстерде. Бик уңган, тырыш, бар яктан да килгән кеше! Бүген дә исән-сау, йортыбызның утын сүндермичә, без кайтканны көтеп, Башкортстанның Чакмагыш районы, Әхмәт авылында яши. Тәмле сыйларын әзерләп көтеп тора.

Халыкта «үги әни» дигән сүз бар! Бу — язмышның бер кыйссасы! Аны үз җилкәсендә татыган әни, әти һәм бала гына белә. Беркемгә дә мондый язмыш язмасын, һәркем үзе тапкан баласын үзе тәрбияләп үстерсен иде!

Безнең өчен әнкәй беркайчан да үги булмады, үз булды. Барысы өчен дә зур рәхмәтләр генә аңа! Ходай гомерләрен бирсен! Шул нәубәттән туган шигьри юллар.

«Үги әни»

Үги ана яфрагына

Кулларым тиде ялгыш.

Үги ана кулларына,

Калдырды безне язмыш.

Үги әни булуыңда,

Әйтче, кем соң гаепле?

Ятим бала үстерүләр

Бу дөньяда гаепме?

Үги ана яфракларын

Күрдем юл буйларында.

Күпме сабый гомерләре

Чит әни кулларында!

Үги диеп әйтмик әле,

Ул да бит безнең әни.

Ятим бала, үги әни.

Бу сүзләрдән җан әрни!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100