Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров, елый-елый, ятимлектә узган авыр балачагы турында сөйләгән

Кайбер урыннарда Җәвит Шакиров сөйли алмыйча, озын паузалар ясап тора, күз яшьләрен тыеп тора алмый…

news_top_970_100
Җәвит Шакиров, елый-елый, ятимлектә узган авыр балачагы турында сөйләгән
"Татар-информ" архивы

Җәвит Шакиров Зәмирә Рәҗәпова алып бара торган «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруына кунакка килгән. Артист тапшыру барышында үзенең ятимлек ачысын тулысы белән татыган авыр балачагы турында хатирәләрне яңарта. Җәвит Шакиров сөйләгәннәрдән күңелдә бик авыр хисләр кала, бик иртә әнисез калган өч баланы кызганып, йөрәк сыкрап куя. Кайбер урыннарда Җәвит Шакиров үзе дә, сөйли алмыйча, озын паузалар ясап тора,  күз яшьләрен тыеп тора алмый… Видеоны «Зур баян» инстаграм сәхифәсенә куйганнар.

«Әнкәйне алып чыгып киткәннәрен хәтерлим. Мин аны берничек тә оныта алмыйм. Җилле, салкын кыш… Күл тавына җиткәч, бүрек бауларым чишелгән булгандыр инде, карт әнинең килеп, башыма шәл бәйләгәне исемдә калган. Әнине безнең яктан шул күл аша зиратка алып чыгып киттеләр. Бәләкәй вакытта шул күл тавы белән авыл арасы бик ерак тоела иде. Хәзер шушы тауга менеп бассам, авыл кул сузымында  гына булып күренә.

Өч малайның мин иң кечесе. Ишектән кергәч тә уң якта карават. Без шунда йоклыйбыз. Әткәй эшкә китә торган иде. Безне килеп караучылар күп булды. Әткәй алып кайткач безгә: «Малайлар, сезгә әнкәй алып кайттым», — дип әйтә торган иде. Без аларның берсенә дә «апа» дип дәшмәдек. «Әнкәй» дия торган идек. Туганнар да берсе дә кул астына алып, безне үстерергә җөрьәт итмәгән инде. Авылда туганнар булган бит. Шуңа аптырыйм мин хәзер…

Ул хатыннарның кайсысы өч ай, кайсы бер атна тора торган иде. Чөнки өч малайны карарга кирәк бит.

Ашарга җитмәде дип әйтмәс идем, авылда хәлле гаиләләрдән саналдык. Без йоклый торган карават янында өстәл торыр иде. Шул юрган астына алып, качып-посып ашаган ипидән бөтен кулга ипи валчыклары ябышып, бөтен кулларны кызартып бетергән була торган иде. 

Ул әнкәйләр килеп дөнья көтәләр иде дә, киткәндә мал бүләләр иде. Утынны ике абый яра торган иде. Шулар ярган, өеп куелган утынның яртысын төяп алып киткәннәре истә.

Әле еллар узгач, классташлар очрашуына кайттым.Шунда миңа бер хәбәр җиткерделәр. Классташларның берсе килде дә: «Җәвит, мин синең алда шулкадәр гаепле. Сезнең әтиегез белән яңа әниегез аерылышкач, мал бүлделәр. Ә төнлә, сез йоклагач, бүленмичә, сез өч малайга калган тавыкларны капчыкка тутырып алып чыгып киттек», — диде. Менә шушы мизгелләр хәтеремә мәңгелеккә уелып калды», — дип сөйләгән Җәвит Шакиров. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100