news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров "бушка ашап үскән корсагын" күрсәтте - фото

Җәвит Шакиров "бушка ашап үскән корсагын" күрсәтте - фото

news_top
Җәвит Шакиров "бушка ашап үскән корсагын" күрсәтте - фото
Бу көннәрдә Җәвит һәм Зөлфия Шакировлар гаиләсе диңгездә ял итә икән. Алар су буенда төшкән фотоларын инстаграмга куйды.

Шунда видео да бар. Видеоны Зөлфия Шакирова төшереп тора. Кадрларда шорты гына кигән Җәвит Шакиров басып тора.

"Нишләп торасың, моңаеп?" - ди аңа хатыны.

"Ниләр генә әйтим икән, дускайларым мин сезгә, сагынуларымны басар өчен килдем әле диңгезгә", - дип рифмалап җавап бирә Җәвит абый.

"Җылы, менә миңа нык җылы. 38 градус, ә Зөлфия һаман туңа. Аллага шөкер, кеше куян куа дип, килдек әле диңгезгә. Чыннан да бик рәхәт. Ял, ял инде ул. Эшләп арыган кешегә", - дип сөйләнә үзе һәм бар кешегә дә уңышлы көннәр тели.

"Басып торган җир бик важный түгел, но суы күренгәч җитә инде. Бушка булгач, ашап корсак үсте. Килгәндә фигурам ничава иде: 50-99-50", - дип шаярта Җәвит Шакиров.

Инстачылар "трудовая мозоль" дип шаярта. "Җәвит абый, сезгә ничек тә килешә", дип юаталар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар