Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров авырый

Юмор остасы шундый халәттә дә шигырь язган.

news_top_970_100
Җәвит Шакиров авырый
"Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров авырып алган. Бу турыда ул Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

«Ике көн кан басымы белән интектем. Бүген табибка барып тикшеренеп кайттым. Табибның киңәшләрен тыңлап, хастаханәдәге хәлләрне күзәтеп утырганда бу шигырь туды», — дигән юмор остасы.

Бу көннәрдә кәеф булмады,

Әллә яз кояшы чыкканга?

Кан басымы, гомер булмаганны,

Өстәгесе төшкән туксанга.

Һәр нәрсәнең үз вакыты малай,

Алтмыш яшь ул, уен эш түгел.

Бөтен эшне ташлап табибка,

Барып кайттым әле мин бүген.

Беләсеңме, табиб нәрсә ди?

Сәләмәтлегеңне уйлау.

Сезнең яшьтә һәрбер органның,

Сафтан чыгуына юл куймау.

Һәрбер орган кирәк кешегә,

Тем более синең ишегә!

Кешегә бирелгән колаклар,

Алар тыңлый, сизә, ишетә.

Яфрагы бар, сүзләр эләгеп

Кереп китсен өчен тишеккә.

Һәр кешегә бирелә бер йөрәк,

Ул барсыннан эшли күбрәк.

Зур булмый ул, йодрык кадәрле,

Шуңадырмы ул нык кадерле.

Һәркемнең дә ике күзе бар,

Кырын карар өчен, я туры.

Күз курыкса — куллар эшли,

Ходай шуңа биргән ул кулны!

Кешеләргә бирелә тел, борын

Кемдә кыска, кемдә ул озын.

Биргән авыз, ирен, чәч, керфек,

Матур битен, кашын һәм йөзен!

Муен биргән башны борырга,

Күкрәк биргән безгә киерергә.

Билен биргән безгә бөгелергә

Аяк: тәпи- тәпи басып йөрергә,

Тезләнергә безгә тез биргән,

Таянырга биргән терсәген.

Күтәрергә биргән җилкәсен,

Таяр өчен биргән үкчәсен!

Башын биргән, әле эченә

Урын тапкан шунда миенә.

Баш кирәк ул горур күтәрергә,

Эшләтергә, тубән иергә.

Кан да биргән, тамырларын,

Үлчәр өчен биргән басымын.

Аяк өсте йоклап йөргәннәрне

Төртеп уятырга — касыгына.

Барысы да кирәк кеше өчен,

Бар орган да белә уз эшен.

Берсе генә сафтан чыкса да,

Барда туктый, гомер кыскара.

Әйткән дә юк җенси органны,

Үпкә, бавыр, сукыр эчәген!

Яшәп була сукыр эчәксез,

Алып атып ул ит кисәген.

Барысы да дөрес, артык- портык

Бер нәрсәдә юк бу кешедә.

Сөйләшкәндә генә күренгән,

Кирәк авыздагы теше дә?

Бер нәрсә дә артык түгел тәндә,

Ходай белеп биргән шул чаклы.

Яши кеше җирдә уз гомерен,

Ходай өргән җаны чыкканчы!

«Бу кадәр куплет шигырь язгач, озак утыргансыз ахры», «Җәвит әфәнде, таза бул, чирләмә», «Артык органнар булмаган кебек артык кешеләр дә юк. Сез безгә бик кирәк», — дип комментарий калдырган артистның виртуаль дуслары. Инстачылар арасында «юмор остасы эшләгән челтәрле компания товарларының файдасы юкмыни», дип тә сораучылар бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100