Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәвит Шакиров артист булып китүенең сәбәбен атады

«Матай тауга менгәндә сүнеп калды. Мин, артка таба төшеп китеп, капландым. Шунда бик каты бәрелеп, башка зыян килде», — ди артист. 

news_top_970_100
Җәвит Шакиров артист булып китүенең сәбәбен атады

Җырчы, юморист Җәвит Шакиров мотороллерга утырып фотога төшкән. 

«Эх, егет чакта мондый матай булса, ә! Син иң текә егет инде авылда! Минем абыйның „Урал“ мотоциклы бар иде! Безнең авыл янындагы Таш тау дигән тауга менгәндә, сүнеп калды. Мин, артка таба төшеп китеп, капландым. Шунда бик каты бәрелеп, башка зыян килде. Шуннан артист булып киттем», — дип шаярта сүз остасы үзенең инстаграм сәхифәсендә. 

Инстачылар җырчыга гомер буе шул матайга мәдхия укырга кушалар. «Җәвит, этләшергә бигрәк оста да инде үзең. Әле ярый шунда егылгансың, безне үзенең матур җырлары белән кем шатландырыр иде дә, кәмитләре белән кем көлдерер иде!» — дип яза алар.

«Минем белән дә шундыйрак хәл булды», — дигән җырлар авторы Вадим Фәтхинуров. «Тауга менгәндә, икенче тизлектән чыгып, артка очтым. Шуннан соң жырлар яза башладым», — дип комментарий калдырган ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100