Зөлфия һәм Җәвит Шакировлардан татар хашламасы рецепты
Җырчы хашламага ак шәраб яки алкогольсез сыра салырга киңәш итә.
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар урамда казанда хашлама пешерә. Казан төбендә сарык ите пешеп утыра.
Ит пешкәч суган, помидор, кәбестә, кишер, татлы борыч турап салырга. Шунда ук сыра салырга кирәк. Яшелчәләр «шиңгәч» бәрәңге, тоз, кара борыч, яшеллек салырга.
«Хашламага бәрәңге салымыйлар. Бу татар хашламасы булган», — дип язган тамашачы белән юмор остасы килешкән.
«Без болгатмыйбыз, катлы итеп пешерәбез» дип язган инстачыга Җәвит Шакиров «бу бит хашлама, болгатырга кирәк» дип җавап язган.