Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар өченче тапкыр әби-бабай булырга җыена

Җырчыларның тагын бер оныклары туарга тора.

news_top_970_100
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар өченче тапкыр әби-бабай булырга җыена
Рамил Гали

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар өченче тапкыр әби-бабай булырга җыена. Җәвит абыйның 60 яшенә олы уллары Илһамның гаиләсе тагын бер малай бүләк итәчәк. Бу хакта «Интертат» хәбәрчесенә, бик сөенеп, Зөлфия Шакирова әйтте.

«Ноябрь аенда Җәвит абыегызның юбилеена бик зур бүләк булып тагын бер оныгыбыз туарга тора. УЗИ үттеләр, тагын бер малаебыз булачак. Илһамның 9 яшьлек кызы һәм 4 яшьлек улы бар инде. Ә кечкенә улыбыз өйләнмәде әле», — диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100