Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вирустан көлмәгез!» - Гүзәл Уразова ире Илдарга битлек тегеп биргән

Җырчылар битлек кигән килеш видеога төшкән.

news_top_970_100
«Вирустан көлмәгез!» - Гүзәл Уразова ире Илдарга битлек тегеп биргән
Владимир Васильев

Җырчылар Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов битлек киеп видеога төшкән. Видеода Илдар коронавирустан саклану өчен Гүзәлнең уңайсыз битлек тегеп бирүе, резинкасы колакны тартуы турында сөйли. Үзе борынны каплый дип мактап та ала. Алар тамашачыларына, виртуаль дусларына «сакланыгыз», дип тели.

Видео янына Гүзәл: «Илдарга кинодагы Шурикныкы кебек битлек тегеп бирдем, нинди материалдан дип уйлыйсыз?» - дип язган.

«Үзегез зур кешеләр, җитте инде вирустан көләргә», «Яшегез дə бар инде. Мондый чакта бераз тыйнаграк булырга кирəк. Бер дə кызык түгел», - дип язучыларга җырчы: «Без вирустан бер дә көлмибез, бары тик саклану ысуллары белән генә уртаклашабыз», - дип җавап биргән.

«Акырып елап утырыргамы? Күтәренке кәефтә булырга, яхшы нәрсәләр турында уйларга кирәк. Шаяру да комачауламый», - дип күңелсезләнмәскә чакырган берәү.

«Кул белән битлеккә тиеп, 100 тапкыр йоктырырга өлгерәсез бит»; «Мескен Илдар! Үзенә бир, үзе кисен»; «Илдар, үзең теккән ныграк саклый ул. Сиңа әйбәтен биргән әле, үзе синтетикны кигән»; «Илдар, сиңа юрган кебек калын яхшы битлек сырган бит», - дип комментарийлар калдырганнар.

Инстачылар Илдарны, чыннан да, Шурикка охшаткан. Ә аның битлеге рулонлы салфетка, юеш салфетка, марля, марля эченә мамык тыгып тегелгән дип фаразлыйлар. «Резинкасы ыштанныкы диде бит. Аңлашыла инде нинди материалдан икәне», - дип язган берсе.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100