Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вирустан болай качып булмый» - Әбри Хәбриев корымга баткан фотосын күрсәтте

Инстачылар аның ничек каралганын белергә тырышкан.

news_top_970_100
 «Вирустан болай качып булмый» - Әбри Хәбриев корымга баткан фотосын күрсәтте
Рамил Гали

Юмор остасы Әбри Хәбриев корымга баткан фотосын куйган. Фото янына: «Шахта» көен беләсезме? Көйләгез. Ә мин ятам», — дип язган.

Инстачылар аның ни сәбәпле пычрануын белергә тырышкан.

«Үзизоляциядә шахтада утырасыңмы әллә?»;

«Үләм, нәрсә шартлаттың?»;

«Шахта көен көйли-көйли, күмер чаба Әбри. Танымаслар мине диеп, битен юмый тик йөри»;

«Кара мунча яктыңмы әллә?»;

«Син ялларга гына менеп күренеп төшәсең кебек тоела башлады»;

«Шахталарга син төшәрсең, җырлап күмер кисәрсең. Әгәр мине бик сагынсаң, бик саргайсаң, нишләрсең?»;

«Күмер вагонын бушаттыңмы әллә?»;

«Мич торбасы чистарттыңмы?», — дип комментарий калдыручыларга җавап бирүче булмаган.

«Тешләреңне кайда агарттың?», «Авыл эте Акбайга охшап тора», «Вирустан болай качып булмый, барыбер танырга мөмкин. Битеңне һәм кулыңны кер сабыны белән ышкып ю, битлекнең шәбен ки», - дигән комментарийлар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100