
Яңа пандемия барлыкка килү – вакыт мәсьәләсе, кешелек дөньясы аңа каршы көрәшкә әзерләнүгә күбрәк игътибар бирергә тиеш. Вирусолог, Кытайдагы Гонконг университетының мактаулы профессоры Малик Пейрис шундый фикердә, дип яза РИА Новости.
«Яңа пандемия барлыкка килү котылгысыз», – ди ул.
Галим сүзләренчә, соңгы дистә елларда хайваннардан кешеләргә вируслар элеккегә караганда ешрак күчә башлады, һәм һәр 3-4 ел саен яңа вируслар барлыкка килә.
«Интенсив терлекчелек, бөтен дөнья буйлап туризм үсеше һәм экзотик хайваннар белән сәүдә итү хайваннардан кешегә яңа вируслар йоктыру куркынычын арттырды», – дип өстәде ул.
Сәяхәт итүчеләр арту да вирус таралу процессын тизәйтә, ди галим.
«Сез яңа авыруны теләсә кайда йоктырып, 12 сәгать эчендә дөньяның икенче башында була аласыз, сездә хәтта симптомнар да булмаска мөмкин, ләкин сез вирус таратучы булып торасыз», – диде ул.
Галим фикеренчә, йогышлы авырулар арасында иң куркынычы – респиратор вируслар. Алар берничә атна эчендә бөтен планетага таралырга мөмкин. Шул ук вакытта, черкиләр тараткан вирусларны туктатып калу җиңелрәк, ди Перрис.
COVID-19 пандемияләрнең сәламәтлек өчен генә түгел, икътисади һәм социаль иминлек өчен дә җимергеч була алуын ачык күрсәтте, дип искәртә галим.