news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вируслар иярмәсен өчен, смартфонны ничек чистартырга?

Әгәр кеше вируслы өслеккә орынган булса, алар кулланучы кулыннан гаджетка күчә ала.

news_top
Вируслар иярмәсен өчен, смартфонны ничек чистартырга?
Владимир Васильев

Яңа типтагы Covid-19  коронавирусын ияртмәс өчен, смартфоннарны да чистартып тору кирәк. Моның өчен этил һәм изопропил спирты, водород перекисе һәм натрий гипохлориты кулланырга була. Бу турыда Касперский Лабораториясе экспертлары сөйләде.

Гаджетны чистарту өчен алдагы исемлектән иң яхшысы - изопропил спирты. Этанол һәм водород перекисе смартфон өслеген бозарга да мөмкин. 

«Изопропанолның оптималь концентрациясе — 70–80 %. Аннан да чистарак спирт бик тиз парга әйләнә, нәтиҗәле итеп чистарту өчен дезинфекцияли торган эремә өслектә бер минут чамасы булырга тиеш. Концентрация азрак булган саен, эффект та кимрәк була», — дип сөйли аналитиклар.

Антисептикларны смартфонның тишекләренә кертә күрмәгез. Мамык дискны эремә белән чылатып, гаджетны сөртү хәерле.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар