Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Вирус температурасыз гына үрчегән». 25 яшьлек кыз ковидтан үлгән

Яшь кызның хроник авырулары да булмаган, ул прививка да ясатмаган.

news_top_970_100
«Вирус температурасыз гына үрчегән». 25 яшьлек кыз ковидтан үлгән
Владимир Васильев

Волгоград өлкәсендә 25 яшьлек кыз ковидтан үлгән. Башта аны гадәти хастаханәгә салганнар. Аннары гына коронавирус булуы ачыкланган. Бу турыда Волгоград.Онлайн яза.

Яшь кызның хроник авырулары да булмаган. Ковид анда температурасыз гына узган.

Төбәк буенча Сәламәтлек саклау комитеты белешмәсе буенча, коронавирустан прививка ясатмаган кыз хәлсезлек сизә, тик температурасы булмый. Аны хастаханәгә салалар, аннары гына ковид булуы ачыклана. Шуннан соң инфекцион стационарга күчерәләр. Анда ике яклы пневмония булуы да ачыклана. Авыруны барлык күрсәтмәләргә туры китереп дәвалыйлар, дип аңлаталар ведомствода.

Фактта үлү көненнән алып, үлемнең төгәл сәбәпләре билгеләнгәнче 45 көн узарга мөмкин, дип әйтәләр комитетта. Бу вакытта экспертлар авыру тарихын өйрәнә, шуннан соң ковидтан үлүчеләр исемлегенә кертү турында кабул ителә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100