news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Вирус иярмәсен өчен кия торган битлекне җиңел генә ясау ысулы — видео

Кул астындагы тукымалардан да битлек ясап була.

news_top
Вирус иярмәсен өчен кия торган битлекне җиңел генә ясау ысулы — видео
Владимир Васильев

Лаеш районы администрациясенең инстаграмдагы рәсми аккаунтында медицина битлеген кулдан ясауның җиңел ысулы күрсәтелгән.

Моның өчен тузан сөртә торган чүпрәк рулонындагы тукыманы файдаланырга була.

Ләкин видеодагы ысул белән битлек ясау өчен мондый рулон булмаса да ярыйдыр. Кул астында булган тукыма кисәгеннән дә шундый битлек ясап була. Бер дә булмаса, футболка, күлмәк ише кием-салымнан да тиешле үлчәмдә тукыма кисеп алып, битлек ясап куярга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар