«Вирус безгә килми ул»: «ватсап»та коронавируска багышланган татарча җыр тарала
Шаян җырны герман көенә җырлыйлар.
Ватсап та коронавируска багышланган татарча җыр тарала.
«Кытайларга барган идем
Анда халык күп үлә.
Бөтен дөнья тыз-быз килә,
Имеш, безгә дә килә.
Кайгырмагыз, шикләнмәгез
Вирус безгә килми ул.
Курыкмагыз, туганнарым,
Мишәрләргә тими ул», — дип җырлый бер абый.