Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Виртуоз-баянчы Айнур Фатыйховны дуслары концерт оештырып искә алачак

news_top_970_100
Виртуоз-баянчы Айнур Фатыйховны дуслары концерт оештырып искә алачак
социаль челтәрләр

Уфада ковидтан вафат булган баянчы Айнур Фатыйхов истәлегенә зур хәйрия концерты узачак. Бу хакта «Интертат»ка җырчы Ришат Төхвәтуллинның администраторы Илгиз Бәдретдинов хәбәр итте.  

Оештыру эшләре белән Айнурның әти-әнисе Лилия һәм Халит Фатыйховлар белән берлектә Ришат Төхвәтуллин шөгыльләнә. Айнур соңгы сезонын Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләгән иде.

«Бу хәйрия концерты буларак уздырыла. Җыелган акчага Айнурның каберенә бик матур итеп таш куйдырасыбыз килә», – диде Илгиз.

Концертта Айнурның якыннары Халит, Лилия һәм Илшат Фатыйховлар, Айдар Галимов, Ришат Төхвәтуллин, Фәдис Ганиев һәм Лилия Биктимерова, Гөлназ Асаева һәм Вилли, Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Илфат Шәехов, Марат Шәйбәков, Нәзифә Кадыйрова, Элвин Грей, Рөстәм Асаев, Әнвәр Нургалиев, Алия Карачурина һәм башка танылган артистлар катнаша.

Чара 28 апрель көнне «Башкортстан» концертлар залында уза. 19.00 сәгатьтә башлана. 

  • Танылган баянчы Айнур Фатыйхов 37 яшендә вафат булды
  • Баянчы Айнур Фатыйхов вафат: «Ир-атлар да, ышанасы килми дип, елый-елый сөйли…»

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100