Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Виртуаль «Жириновский»ны ЛДПР партиясенә кабул итмәкчеләр

news_top_970_100
Виртуаль «Жириновский»ны ЛДПР партиясенә кабул итмәкчеләр
Максим Стулов/Ведомости

Ясалма интеллект Владимир Жириновский партия билеты алып, декабрьдә партиянең якынлашып килүче съездында ЛДПР әгъзасы булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Декабрьдә Президент сайлаулары алдыннан узачак ЛДПРның якынлашып килүче съездында партия таныклыгын кешегә түгел, ә ясалма интеллектка бирү мәсьәләсе чыгарылачак», – диелә хәбәрдә.

Партия уставы буенча, документларны Россия гражданына гына бирергә мөмкин. Хәзерге вакытта ЛДПР җитәкчелегендә партиягә нигез салучыны мәңгеләштерү мөмкинлеген хәл итәләр.

Кеше сорау биргәч, ясалма интеллект сәясәтченең тавышы белән җавап бирәчәк. ЛДПРда «Жириновский»ның төп бурычы мәгърифәтчелек булачак.

Әгәр нейросеть партиягә кабул ителсә, бу – партиянең уставын бозу булачак, чөнки ЛДПРга бары тик кешеләр генә кабул ителә ала.

  • Жириновский 2022 елның 6 апрелендә 75 яшендә вафат булды. Ул 1990 елдан ЛДПР партиясе белән җитәкчелек итә.
  • 2023 елда Жириновскийның рәсми чыгышларыннан чыгып, ясалма интеллект – нейросеть барлыкка китерелде. Ясалма интеллект, Жириновскийның элекке чыгышлары нәтиҗәсендә, яңа текстлар формалаштыра, сорауларга җавап бирә ала. Ул беренче тапкыр Петербургтагы икътисади форумда 15 июньдә чыгыш ясады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100