"Виртуаль дөньядагы сүзләр өчен дә теге дөньяда җавап тотачаксыз"
Социаль челтәрләр безнең тормышыбызга көннән-көн ныграк үтеп керә. Алар безгә бер-беребез белән ерак араларда аралашырга, яңа танышлар табарга, интеллектуаль ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерергә ярдәм итә. Әмма һәр медальнең ике ягы булган кебек, бу очракта да бар да шома гына бармый. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә оештырылган “Социаль челтәрләр: ирекнең икенче ягы” түгәрәк өстәлендә шул хакта фикер алыштылар.
Саннар һәм фактлар...
Социаль челтәрләрне хәзер мөстәкыйль медиа ресурслар буларак көн күрә дияргә мөмкин. Беренче карашка куркыныч булмаган социаль челтәрләр җәмәгатьчелек өчен бик зур кыенлыклар тудырырга, хәвеф-хәтәрләргә дә китерергә мөмкин. Моны террорчылар һәм экстремистлар үз файдаларында кулланырга мөмкин.
Социаль челтәрләр хәзер кеше хакында барлык мәгълүматны тупларга ярдәм итә торган чыганак булып тора. Аларда ниндидер төркемнәр ясап, кызыксынулары бер төрле булган кешеләрне шул төркемгә туплау күп вакыт һәм зур көч сорамый диярлек. Әмма ул төркемнәр дә бик төрле икәнен онытмаска кирәк.
2015 елдан алып, “Twitter” челтәре генә дә эктремизм чалымнары булган 1 миллионга якын аккаунтның эшчәнлеген туктаткан. Шуларның 300 мең тирәсе 2017 елга туры килә.
“Белем булган җирдә террорчылыкка да урын юк”
Кешеләрнең белем дәрәҗәсе түбән булу - социаль челтәрләрдә экстремистик төркемнәрне барлыкка китерә. Белгечләренең азлыгы һәм аларың интернетта утырмавы да шундый нәтиҗәләр бирә, дип саный Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
"Белем булган җирдә, безнең динне белүчеләр арасында экстремизмга да, террорчылыкка да урын юк. Бер конференциядә кешеләр сорау биргәч, без Мөхәммәт (с.г.в) Пәйгамбәр хакында фикер алыша башладык. Аны бик күп кеше белми булып чыкты. Аның нинди сыйфатларын беләсез, ул нинди сугышларда катнашкан дип сорадылар. Кемдер 50, кемдер аңардан да күбрәк кешене үтергән, диделәр. Чынлыкта, Пәйгамбәр бер кешене генә яралаган, әмма берәүне дә һәлак итмәгән", - дип мисал китерде мөфти.
"Виртуаль дөньядагы сүзләр өчен дә җавап тотачаксыз"
Аның фикеренчә, кеше социаль челтәрләрдә әйткән сүзләре өчен дә җавап тотачак.
"Бу виртуаль дөнья саналса да, чын гөнаһлар алырга мөмкин. Əгәр дә начарлыкка өйрәтәсең икән, кылынган гөнаһны да икегә бүләсез. Социаль челтәрләр - алар шул ук чын тормыш. Кемдер аны Аллаһ рәхмәте өчен корал булып кулланса, икенче берәүләр җәмгыятьне таркату ысулы буларак файдалана", - ди мөфти һәм социаль челтәрләргә җитди карарга өнди.
“Яшьләр хәзер “лайк”ларга табына”
“Интернет ул безнең планетаның бик җитди нерв системасы һәм ул төзелеп килә. Әлеге нерв системасының мие бар. Белүегезчә, ми — ул тоемлау һәм авыртуны сизә торган орган, - ди танылган психолог Рамил Гарифуллин. -Әгәр дә без баш миен ачып карасак, анда бер нерв җепселен дә күрмәбез, чөнки нервлар кешенең тәнендә урнаша. Ә баш миендә нервлар юк. Ә хәзер күз алдына китерегез: кешелек дөньясы, интернет ярдәмендә, зур бер нерв системасын хасил итә һәм аның да баш мие бар.
Минемчә, эмоциональ наданлык, хис-кичерә белмәү, тиражлап барлыкка килгән афәтләргә түзү – кешелекнең казасы. Чынлыкта, планетаның шизофреникка әйләнә. Ягъни, бер яктан, без моңа кадәр белмәгән нәрсәне беләбез. Икенче яктан, мәгълүматның шулкадәр булуына без җавап биреп бетерә алмыйбыз”.
"Лайкларга табыну"
Проблемалар җәмгыятьтән түгел, ә кешенең шәхсән үзеннән барлыкка килә, ди психотерпевт. Мисалга ул кешеләрнең танылу теләге арту, теләсә ничек дан казанырга теләге булу, шуңа бәйле рәвештә, “лайклар”га табынуны атый.
-Хәзер яшьләрнең барысы да режиссер, барысы да оператор, һәм бар да кино төшерә. Элек моның белән телевидение хезмәткәрләре генә шөгыльләнә иде. Хәзер исә бөтен дөнья публицистларга, режиссерларга, журналистларга әверелде. Бу бик җитди нәрсә.
Күпләр тормыштан мәгънә эзли башлый, ә шул вакытта безнең виртуаль дөньябыз һәм чынбарлык бар. Һәм кеше шул ике дөнья арасында мәгънә табарга кирәк. Бу икеләнү, социаль шизофрениягә китерә дә инде.
Ислам дине – виртуаль дөньяда “кысылып” калмас өчен бердәнбер таяныч. Безне постмодернизмга "куып керттеләр". Яшьләр исә хәзер үзенә таяныч таба алмый, чөнки мәгълүмат дәрьясы бик зур. Кеше хәзер һәр гаилә әгъзасының үз фикере булган зур гаиләдә яшәгән балага тиң. Һәр әти-әни үз ягына тарта. Нәтиҗәдә бала аферист булып үсә, чөнки гаиләдә кем хаклы икәнен аңламый, аның таянычы юк. Интернетта да шул ук хәл...
“Экстремистлар һәм террорчылар — юләр түгел”
- Экстремистлар һәм террорчылар арасында юләр кешеләр дию һич тә дөрес түгел, - дигән фикердә Татарстан Фәннәр академиясенең Ислам тикшеренүләре үзәге директоры Ринат Патеев. -Алар динне бар дип тә белми, чөнки күпчелеге намаз укымый диярлек. Аларның кайберләренә акча түләнми, димәк, аларның максаты матди хәлләрен яхшырту түгел. Күп материаллар буенча тикшеренү үткәргәннән соң, мин шундый нәтиҗәгә килдем: ул кешеләр үзләренең шәхси эгоистлык сыйфатларына таянып эш итә. Үз идеяларын дин аркылы башкаларга да тагырга омтыла.
“Тышкы дошман" эзләп, социаль проблемалар читтә кала”
КФУның Социаль фәлсәфә фәннәре һәм массакүләм коммуникацияләр кафедрасы мөдире Светлана Шәйхетдинова әйтүенчә, социаль четәрләрдән гади кулланучылар гына түгел, ә традицион матбугат чараларында эшләүче журналистлар да файдалана. Дөрестән дә, күп очракта каләм ияләре мәгълүматны социаль челтәрләрдә күреп, аннан әлеге теманы “үстерергә” тырыша бит. Шуңа да Светлана Шәйхетдинова социаль челтәрләрне һәм мөстәкыйль матбугат чараларын аерып карарга киңәш итми. Аның фикеренчә, алар бер үк рольне башкара һәм моңа кадәр булган телевидение, радио яисә басма матбугат кешеләргә тәэсир итүдән туктамады. Гәрчә, күпләр аларны икенче планга күчерсә дә.
- Экстремистлыкны профилактикалау темасы бездә бик җитди сәясиләштерелгән һәм идеологияләштерелгән. Без еш кына “тышкы” дошманны эзлибез. Әмма мәгълүмати сугышта нишләптер безнең җәмгыятьтәге социаль проблемалар читтә кала бирә. Социаль челтәр алар бит җәмгыятебезнең “авырткан” нокталарын чагылдыра. Безгә шуны өйрәнергә, тикшерергә кирәк. Ә океан артыннан дошман эзләү ул бик җиңел, - ди Светлана ханым.
Аның фикеренчә, безнең медиа ресурсларыбыз проблеманың чишелешен бирә һәм шул рәвешле чишеләсе мәсьәлә арткы планга күчә. Белгеч шулай ук ММЧның социаль җаваплылык проблемасын булуын да билгеләп үтте. Ә аларның күпчелеге бизнеска “китү” сәбәпле, бу мәсьәлә кискенләшә генә бара, ди Светлана Шәйхетдинова.
“Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә”
- Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә, ди татар халкы. Бүген кеше ышанырдай сүзне кем сөйли — шуның фикере өстенрәк булачак. Кызганыч, андый сүзне сөйләүчеләр бик сирәк. Дөнья үзгәреш кичергән шартларда, журналист ролен “күпертергә” кирәкмидер. Чөнки хәзер журналистлар җәмәгатьчелек фикерен формалаштырмый. Ул уйланырга тема, фактлар бирә, ә мәгълүматны без комментарийлардан алабыз, ди Татарстан Халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов.
Аның фикеренчә, интернетта белемле кешеләр, гади генә аңлатылган идеялар юк. Бу шулай ук җәмгыятьтә үз эзен калдыра.
Журналист буларак ул зыянлы мәгълүматтан котылуның берничә ысулын да тәкъдим итә.
- Әгәр дә куркыныч тудыра торган мәгълүмат бар икән, аның чыганагын ачыклап, “ябарга” кирәк. Моның белән хокук саклау органнары шөгыльләнә. Икенчедән, бер мәгълүмат чыганагы барлыкка килә икән, аны аңлаешлы һәм гади телдә язылган, файдалы ун берәмлек мәгълүмат белән “каплап” китү шарт. Интернетта эшләргә кирәк. Кызганыч, безнең күбебез моның белән шөгыльләнми.
Әлеге сөйләшүнең нәтиҗәсе буларак, белгечләр социаль челтәрләрдән файдаланучылар, журналистлар өчен методик кулланма әзерләргә дигән фикергә килде.