news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Виноградны төше белән ашарга ярыймы?

Виноград төшендә файдалы матдәләр бик күп була, ди белгечләр.

news_top
Виноградны төше белән ашарга ярыймы?

Виноград куагының күп төрле сортлары бар. Аларның кайберләре бөтенләй төшсез, башкаларының төше зур булырга мөмкин. Виноград төшен ашау турында киңәшләрне гастроэнтерологка сылтама белән «Челнинские известия» сайты язды. 

Табиблар фикеренчә, виноград төшендә витаминнар, антиоксидантлар һәм башка файдалы матдәләр бар. Алар җимешнең төшендә хәтта йомшагындагыдан күбрәк микъдарда була. Тик виноград төшен яхшылап чәйнәргә кирәк.

Виноград төшен чамалап кына ашау хәерле, аны эшкәртү ашказанына зур авырлык тудыра.

Ашказаны һәм эчәклегендә хроник авырулары (гастрит, җәрәхәт, колит) булган кешеләргә исә виноградны төше белән ашау бөтенләй дә киңәш ителми, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар