Виноград – ул тәмле сый гына түгел, витаминнар һәм антиоксидантлар чыганагы да

Татлы сусыл виноград – ул тәмле сый гына түгел, витаминнар һәм антиоксидантлар чыганагы да. Әмма бу җиләк-җимешне чамасын белеп ашарга кирәк. Бу хакта «Аргументы и факты»га фармацевтика фәннәре кандидаты, фитохимия белгече Игорь Сокольский сөйләгән.
Хроник авырулары булмаган сәламәт олы кешегә көненә 200-300 грамм виноград ашарга ярый. Бу – уртачарак зурлыктагы бер тәлгәш яисә артык зур булмаган тирән тәлинкә. Бу – организмны артык шикәр һәм калорияләр белән йөкләмичә, аны витаминнар һәм антиоксидантлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Ни өчен виноградны артык күп ашарга ярамый?
Виноградта шикәр күп. Бу – иң татлы җиләк-җимешләрнең берсе. 100 грамм виноградта 15 грамм чамасы шикәр бар (кайбер сортларда – 20 граммга кадәр). Бу җимешне нормадан артык ашау канда глюкоза микъдары кинәт артуга (бу – инсулинга резистентлыктан интеккән, диабетка якын стадиядә булган һәм диабет белән авырган кешеләр өчен аеруча мөһим), тән авырлыгы җыюга, кариес барлыкка килүгә китерә.
Виноградта клетчатка күп. Клетчатка ашкайнату өчен бик файдалы, әмма аны артык күп куллану эч күбүгә, метеоризмга һәм хәтта эч китүгә китерергә мөмкин.
Виноградта калорияләр күп – 100 грамм виноградта якынча 65-70 килокалория бар. 300 грамм авырлыктагы тәлинкәдә – 200дән артык килокалория, дигән сүз. Бу – тулы бер ризык ашау белән чагыштырырлык. Моны рационының калориялелеген контрольдә тотучыларга исәпкә алырга кирәк.
Виноградтан ничек мөмкин кадәр күбрәк файда алырга?
Караңгы төстәге сортларны сайлагыз. Аларда антиоксидантлар күбрәк. Шул исәптән ялкынсыну һәм картаю белән көрәшүче ресвератрол элементы да бар.
Порцияләрне бүлеп-бүлеп ашагыз. Бөтен норманы бер утыруда ашап бетерер урынга, башта бер уч виноград ашап кую, ә аннары җимешне эремчеккә яисә салатка салып ашау күпкә файдалырак.
Җимешне яхшылап юыгыз: виноградны еш кына пестицидлар белән эшкәртәләр, шуңа күрә, ашар алдыннан, аны агып торган су астында яхшылап юарга кирәк.