"Виноград" салаты рецепты
Социаль челтәрдәге "Татар ашлары" төркеменнән "Виноград" салаты рецептын тәкъдим итәбез.
!["Виноград" салаты рецепты](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/3/18/b6806e88843dba7cd2268cb4bcdb4f00965feed56404a080583b1aaf56f6.jpg)
Салатны әзерләү өчен 1 ысланган тавык боты, 2 груша, 200 грамм каты сыр, 100 грамм вакланган әстерхан чикләвеге, майонез, сарымсак һәм бизәү өчен бер яки ике төстәге виноград кирәк булачак.
Әзерләү: майонезга изелгән сарымсакны салып бутарга. Тавык ботын, груша һәм сырны кубиклап турарга һәм болгатырга. Килеп чыккан массаны тау сыман өяргә. Өстәлгә чыгарыр алдыннан виноградлар белән бизәргә.