Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахмановның вафатына 3 ел

news_top_970_100
Винера Ганиеваның ире Камил Фәйзрахмановның вафатына 3 ел
Социаль челтәрләр

Татарстанның халык артисты Винера Ганиеваның тормыш иптәше Камил Фәйзрахмановның вафатына 3 ел узып киткән. Дуслары, туганнары белән җыелышып, җырчы иренең каберен зыярәт кылган.

«Менә 3 ел булды җаныкаемның арабыздан киткәненә. Бик авыр миңа синсез, Камилем минем, яратканым. Бүген дусларыбыз белән бардык синең янга. Кабер ташыңдагы фотоң: «Килдегезме?» – дип, елмаеп карап торган кебек. Сагынабыз, яратабыз», – дип яза җырчы.

«Винера апа, 27е кич белән бик каты буран булды бит. Камил абыйның кар көрәгәне әле дә күз алдымда. 28е эшкә килгәч, аның сезне калдырып киткәнен ишеттем. Сезгә сабырлык телим, үзегез генә беләсездер йөрәгегездә ниләр булганын», – дип, күршесе дә моннан 3 ел элек булган бу авыр вакыйгаларны искә алган.

«Камил абыйның урыннары оҗмахта булсын», «Вакыт агымсу кебек, сизелми үтә тора. Бу авыр, кыен хәбәрне кичә генә ишеткән кебек, Венера Әхәтовна. Камил абыйның караңгы гүрләре якты, кабере киң, исәннәрдән разый булып ятсын иде. Ә сезгә күркәм сабырлык телим», – дип Винера Ганиеваның хәленә керүче, юатырга тырышучылар да бик күп.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100