Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиеваның дәвамчысы Алинә Шәрипҗанова: затлы ханымнар һәм чын ирләр турында

12 ноябрь көнне Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанованың концерты узды.

news_top_970_100
Винера Ганиеваның дәвамчысы Алинә Шәрипҗанова: затлы ханымнар һәм чын ирләр турында
Салават Камалетдинов

Әлеге концерт «Мин яшим сәхнәдә…» дип исемләнгән иде. Җырчы концерты ахырында шулай ук аталган җырын да башкарды. Аның авторлары — Луиза Янсуар һәм Эльмир Низамов.

«Бу гомер — бер уен.

Кемгәдер рәхәт тә,

Кемгәдер бик кыен.

Бу гомер — бер уен», — дип җырлады Алинә Шәрипҗанова.

Җырның композиторы Эльмир Низамов та залда утыра иде. Гомумән, Алинә Шәрипҗанованың концертына күп танылган шәхесләр килде, коллегалары, иҗатташ дуслары, җыр авторлары, укучылары, остазы. Алинә Шәрипҗанованың укытучысы — Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева. Алар бергәләшеп русча һәм татарча җырлады.

«Мин Казанда, Татарстанда Алинә кебек өч октавада җырлаган җырчыларны белмим»

Сәхнә артында Винера Ганиевадан укучысы Алинә Шәрипҗанова турында сораштым.

Нәкъ менә Алинә турында мин бик күп нәрсә әйтә алам. Ул — иң тырыш, иң максатчан укучы. Камиллекнең чиге юк дип әйтәләр бит, ул шушы юнәлештә һәрвакыт эшли, аның һәрвакыт югарыга менәсе килә, ул актив иҗат итә. Институтта башта специалитетны, аннары ассистентураны тәмамлады. Бүгенге көндә мин аны кафедрага эшкә остаз буларак чакырдым. Аның эшләгәнен карап торам, ул шулай ук таләпчән, нәкъ менә мин биргән бөтен методиканы үзенең шәкертләренә дөрес итеп бирә. Киләчәктә аның шәкертләре дә үзләренең иҗатлары белән сөендерерләр дип уйлыйм.

Ул элек русча сөйләшә иде, унбиш ел элек кенә татарча сөйләшә, татарча җырлый башлады. Теле дә аның һаман камилләшә бара.

Безнең һөнәр гел үз өстеңдә эшләүне таләп итә. Ансыз үсеп булмый. Алинә ул гел үз өстендә эшли, репертуарны яңарта, проектларда катнаша, ул «Үзгәреш җиле» проектының иң затлы, шәп, профессиональ җырчыларның берсе. Ул бик күпкырлы универсаль җырчы, төрле жанрларда җырлый ала. Опера, оперетта, романс, халык җырлары, эстрада җырлары, ретро җырлар, ул чит телләрдә дә җырлый.

Андый җырчылар сирәк. Күп җырчылар бер юнәлештә генә иҗат итә. Мин аңа иҗатында киләчәктә бәхетләр телим, Аллаһы Тәгалә яңа үрләр яуларга юллар күрсәтсен.

Алинә Шәрипҗанованың тавыш диапазоны — өч октава. Бу хәзерге эстрада җырчыларның сирәгендә генә буламы?

Әлбәттә, андый җырчылар йөз елга бер мәртәбә туа. Мин Казанда, Татарстанда Алинә кебек өч октавада җырлаган җырчыларны белмим. Монда бер октавада гына кылтый-мылтый җырлаучылар бик күп. Әлбәттә, бу Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт, шулай да безнең җырчыларның күбесе сәләтле, ләкин әгәр вокаль методикаларга таянып, нәрсәләрдер өйрәнмәсәң, үз өстеңдә эшләмәсәң, тавыш шул дәрәҗәдә калачак. Аны үстерер өчен укырга, тавышны гел шомартып торырга кирәк, ул гел тонуста булырга тиеш. Бөтен кеше дә ул сынауны уза алмый, ә үсәр өчен тырышлык, максатчанлык кирәк.

Алинә Шәрипҗанованы үзегезнең дәвамчыгыз дип әйтә аласызмы?

Алинә — ул минем дәвамчым, чөнки мин үзем универсаль җырчылар рәтендә идем, заманында мин дә шулай дәүләт чараларында иң беренчеләрнең берсе идем. Алинә, дөрестән дә, минем дәвамчым.

«Ул үзе затлы җырчы, ә күңеле белән шундый гади»

Концертка Алинә Шәрипҗанованы котларга һәм бүләкләргә дип Мәдәният министрлыгының Үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Виктория Даутова килгән иде. Ул Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова исеменнән Алинә Шәрипҗановага Рәхмәт хаты тапшырды.

Алинә Шәрипҗанованы котларга дип аның коллегалары, Казан шәһәр филармониясе артистлары да килгән иде. Казан шәһәр филармониясе җырчыларының концертларына, үзләре концертта чыгыш ясамаса да, гел шулай хезмәттәшләре килә. Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдиновадан шул хакта сорашырга булдым.

Күп концертларга Казан филармониясе артистлары чыгыш ясамаса да, коллегасын котларга, концерт карарга килә. Бу сезнең берәр традицияме, әллә кушу буенча эшләнелгән чарамы?

Юк, кушу буенча түгел. Киләсе килмәгән кешене ничек кенә чыбыркы белән куып китерсәң дә, килми инде ул. Күз тимәсен, безнең коллектив бик дус. Мөмкинлек булганда, гел бер-беребез белән янәшәдә.

Димәк, коллективта сәхнә артында ниндидер көнләшүләр дә юк?

Бездә һәрбер җырчы үз урынында. Һәрберсе бөртекләп җыелган. Минем көнләшүчеләрне күргәнем юк, бәлки ул бардыр, ләкин бездә ачыктан бәрелеп, я астыртын әшәкелекләр эшләп йөрүчеләр юк. Бәлки «Эх, мин дә шулай булдыра алсам иде» дигән ак көнчелек бардыр.

Алинә Шәрипҗанова белән Сез кайчаннан таныш? Аның турында нәрсә дия аласыз?

Алинәне мин филармониядә эшли башлаганчы белә идем. Без Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында бергә укыдык. Мин аның җырларына, тавышына исем китә иде. Аның үзенчәлекле, матур мелизмлы җырларын ярата идем. Мине аның киң репертуары кызыксындырды. Ул сәхнәдә үзен бик матур тота белә, һәрбер җыры үзенчә бер кечкенә спектакль дип әйтсәк тә була. Алинә белән танышып киткәч, мин аның яхшы, киң күңелле кеше икәненә инандым. Нәрсә белән генә мөрәҗәгать итмә, ул һәрвакыт үзенең киңәшләрен биреп, сүзе белән ярдәм итә.

Сез аның белән гастрольләргә бергә еш чыгасыздыр, нинди ул гастрольләрдә?

Ул бик шук. Һәрбер нәрсәне оештыра ала. Аның сүзе үтә, чөнки ул кешегә шундый матур итеп әйтеп бирә, син аңа каршы килә алмыйсың. Бөтен кеше белән уртак тел таба. Ул шулкадәр ачык һәм гади. Ул үзе затлы җырчы, ә күңеле белән шундый гади, шуңа күрә яратам мин аны.

19 ноябрь көнне Сиринә Зәйнетдинованың үзенең дә концерты булачак. Алинә җавап йөзеннән анда килер дип уйлыйк.

«Аңымны югалтмасам ярар иде инде дип утырдым»

Алинә Шәрипҗанова концерт дәвамында үзенең репертуарындагы җырларның авторлары исемнәрен дә сәхнәдән яңгыратып торды. Аның берничә җырының сүзләрен язган Татарстанның атказанган артисты Тәслимә Низами да тамашачылар арасында бар иде.

Үзегезнең җырларны Алинә Шәрипҗанова башкаруында ишеткәндә нәрсә хис итәсез?

Бу бик зур горурлык. Аның тавышы сәхнәләргә, залларга сыймый, урап чыга. Аңа стадион кирәк. Ул йөрәккә җитәрлек итеп җырлый. Аеруча, ул «Оныттырма»ны җырлаганда аңымны югалтмасам ярар иде инде дип утырдым.

Ул бит затлы җырчы. Концерт бик ошады. Бик күп концертларга йөрибез бит, мин бүген үземне башка дөньяда кебек хис иттем, чынлап әйтәм. Барыбер татар җыры баян белән «алмагач» кына булып калырга тиеш түгел, ул Европа дәрәҗәсенә чыгарга тиеш. Алар аны шунда әкрен генә алып чыгалар, монда Винераның өлеше дә зур, — диде Тәслимә Низами.

Башка тамашачылар да концертны ошатты. «Иртәгә дә килеп карар идем, мөмкин булса. «Олы юлның тузаны“н елый-елый тыңладым», — диде бер тамашачы ханым.

Алинә Шәрипҗанова дуэтлары

«Олы юлның тузаны» җырын Алинә Шәрипҗанова Татарстанның атказанган артисты Илнар Миранов белән бергә башкарды. Чыннан да, икесенең дә тавышлары көчле, матур.

Концертта дуэтлар күп булды, Алинә Шәрипҗанова тагын Айдар Сөләйманов, Илгиз Зәкиев һәм Әмир Әхмәдишин белән җырлады.

Әмир Әхмәдишин Алинә Шәрипҗанова белән дуэт җырлау хакында сөйләде.

Без Алинә белән бик күп еллар таныш, без аның белән бергә укыдык. Мин үземне аның белән бергә җырлау бәхетенә ирешкән кеше дип саныйм, чөнки ул чын профессионал. Аның тавышының никадәр матур, күңелгә үтә торган икәнен әйтеп бетермәслек. Аның белән җырлау, бер яктан карасаң авыр да, икенче яктан карасаң, бер бәхетле мизгел дә. Ул синнән дә зур дәрәҗә көтә, аның янында гади итеп җырлап булмый, — диде ул.

Әмир Әхмәдишин белән Алинә Шәрипҗанова «Ышанам» романсын башкарды. Җыр тәмамлангач, сәхнәгә аның сүзләренең авторы Ләбиб Айтугановның кызы Миләүшә Айтуганова йөгереп чыкты. «Шул хәтле күңелем тулды. Бик зур рәхмәт сезгә. Шундый матур башкардыгыз», — диде ул.

«Тамашачыларым — эстетлар, музыкаль гурманннар»

Алинә Шәрипҗанова дуэт җырлавын ошатуын әйтте, шуңа да аның репертуарында дуэтлар күп.

Минем белән дуэт җырларга бик җиңел, чөнки мин музыкаль яктан сәхнәдәшкә ярдәм күрсәтәм, партнерны тыңлыйм. Үземне менә минем тавыш матуррак, көчлерәк дип күрсәтергә тырышмыйм.

Сезнеңчә, хәзерге тамашачы нинди?

Таләпчән һәм гади. Музыкага гашыйк. Ул чын татар сәнгатен белүче, чөнки минем репертуарда татар телендә язылган катлаулы әсәрләр бар, профессиональ композиторлар әсәрләре күп, шуңа күрә тамашачыларым — эстетлар, музыкаль гурманннар.

Башкалардан аерып тора торган билгегез — ул озын чәч. Аны кисмәскә тырышасызмы?

Кисәм, ике айга бер тапкыр кисәргә тырышам, чөнки аларда энергетика җыела бит. Кыска итеп кисү теләге юк иде. Ул минем образга, җыр башкаруга туры килә. Мин толымнар ясыйм.

Укытучыгыз сезне "дәвамчым" дигәч, җаваплылык хисе кичердегезме?

Әйе, бу бик зур җаваплылык. Кафедрага укытырга кереп, Винера Әхәтовнага булышырга тырышам. Студентлар белән шөгыльләнгәндә үзеңнең дә яңа мөмкинчелекләрең ачыла. Бер яктан мин куркам да, чөнки Винера Ганиева минем өчен буш исем, фамилия түгел, ул минем өчен бик якын кешем. Ул иҗатта гына түгел, ул тормышта да бөтен студентларына булышырга тырыша. Ул — киңәшчебез, тугры дустыбыз, иҗади әниебез.

Концертта Алинә Шәрипҗанованың иренең сеңелесе, Чаллы татар дәүләт драма театры актрисасы Алсу Гыйльманова шигырь сөйләде һәм сәхнәдән җиңгәсе турында матур сүзләр яңгыратты. «Алинә — ул чын татар хатын-кызы», — диде ул.

«Чын татар хатын-кызы» Алинә Шәрипҗановадан татар ир-атлары турында да сорадым.

Хәзерге татар ирләре, Сезнеңчә, нинди?                       

Минем ирем кебек. Ул эчми, тартмый, балаларны карый, миңа да оештыру белән булыша. Ул минем бердәнберем, башка ирләргә карарга вакыт та юк. 



Галерея: Алинә Шәрипҗанова концертыннан фоторепортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100