Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиевага мәрхүм иренең фотоларын алып куярга киңәш иткәннәр

Инстачылар җырчыга сабырлык теләп комментарийлар калдырган.

news_top_970_100
Винера Ганиевага мәрхүм иренең фотоларын алып куярга киңәш иткәннәр
«Татар-информ» архивы

Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Винера Ганиева ире белән бергә төшкән фотоларын күрсәтте. Фотолар рамкага куелган, күпчелегендә алар икесе бергә, аерым гына төшкәннәре дә бар.

Җырчының виртуаль дусларының берсе фотоларны җыеп куярга киңәш иткән. «Гел күз алдында торгач елыйсы килеп тора», — дигән инстачы.

«Дөрес әйтәсез, без мөселман кешеләренә фотолар куярга кушмыйлар бит. Һәркем үзенчә инде. Кыен вакытларда шулар белән сөйләшеп утырасың бит», — дип хуплаган икенчесе.

«Юк, дусларым, фотоларны беркая да җыеп куймыйм. Алар барысы да урынында. Дөрес булмас ул, йөрәктән алып ташлаган кебек була бит ул, берәр җиргә яшереп куйсаң», — дип җавап биргән Винера ханым.

«Гафу итегез инде болай язганга. Мин иптәшем фотоларына карый алмыйм, бөтен дөньям айкалып китә. Искә төшерәм дә елыйм. Шуңа күрә барысын да тартмага тутырып җыеп куйдым. Аңа багышлап догалар укыйм», — дип киңәш биргән ханым.

«Фотоларына карап, догалар укып юанам», — дигән икенче ялгыз калган ханым.

«Бик дөрес кызлар. Мин дә Камилемә догаларымны багышлыйм, күз яшьләрем дә аны онытмавымны, яратуымны, сагынуымны анлата», — дип язган җырчы.

Инстачылар Винера ханымга сабырлык теләгән: «Түзәргә кирәк, җаным. Иҗатыгыз саекмасын. Яратабыз, сокланабыз, сездәге сыйфатлар барлык хатын-кызларда да булсын иде».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100