Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Винера Ганиева укучылары белән тиз туклану ноктасында хәйрия акциясендә чыгыш ясады

news_top_970_100
Винера Ганиева укучылары белән тиз туклану ноктасында хәйрия акциясендә чыгыш ясады
Видеодан скриншот

Татар эстрадасы йолдызлары Лилия Хәйруллина, Мөнир Рахмаев һәм җырчыларның «икенче әнисе» – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева, шулай ук музыкант, «La Primavera» дәүләт камера оркестры сәнгать җитәкчесе, баш дирижер, Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов «Вкусно – и точка» тиз туклану ноктасының «Гаилә бергә» хәйрия акциясендә катнашты. Аларга кушылып хезмәткәрләр дә җырлады.

Винера Ганиева укучысы Мөнир Рахмаев белән «Яратыгыз» җырын җырлады, шулай ук Лилия Хәйруллина «Утрау» җырын бүләк итте, хәтта ул бургер да сатып карады.

«Чаллыда яшәгәндә, мондый бургерлар ясый торган нокта бары тик Казанда Бауман урамында гына бар иде. Мин әни белән Казанга барганда анда сыйлана идем, ә бара алмаганда алып кайтуларын сорый идем. Бүген монда чыгыш ясадым», – дип хатирәләрне барлады җырчы.

Фонд озак дәвалана торган балаларга ярдәм итә. Зур балалар хастаханәләре территориясендә гаилә йортлары төзи. Балалар, дәваланганда, анда гаиләләре белән яши ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100